Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ефәк шәлле Сабантуй...

Сугыш арты елларында авыл кешесе тормышлар рәтләнгәнче, көзен-кышын сырган телогрейкалар киде. Соңрак җәйге пәлтәләр, куртка ише киемнәр авыл кешеләре өстенә «менеп» җиткәнче, чистага, бик яратып плүш жекит киелде. Җәйге киемнәрдән, күлмәге күлмәк инде, кем нәрсә юнәтә шуны кигәндер, чистага, бәйрәмнәргә ефәк шәл бәйлиләр иде.

Гаилә альбомыбызда шул ерак елларның истәлеге - ефәк шәл бәйләгән якыннарымның фоторәсеме саклана. Әнием ефәк шәлне сугыш елларында үзе белән бергә тракторда эшләгән күрше Чапшар авылы хатыныннан «полсукнадан» тегелгән пәлтәмә алыштырып алдым, дип искә ала. Сабантуйлар якынлашкан, алай гына да түгел, әтиемнең фаҗигале үлеменә 60 ел тулган көннәрдә, 55-60 елга артка «чигенеп», сезгә шул тарихи рәсемне тәкъдим итәм.

Безнең балачагыбызда әнием яратып бәйләгән ефәк шәл әле дә аның сандык төбендә саклана. Артык кыйммәт булмаганга гына түгел, якыннарыма, кадерлеләремә хатын-кызны бизәүче баш яулыкларын күп бүләк иттем. Нәкъ 40 ел элек армия хезмәтеннән кайтканда әниемә, әбиләремә флүр һәм кәшемир яулыклар алып кайттым. Хәзер җаның нинди кием тели, шуны алып кияргә мөмкинлекләр булган мул, тук заманда яшәсәк тә, без үткәннәрне оныта алмыйбыз. Бүгенге көндә кешеләр арасында тигезсезлекләр, гаделсезлекләр хөкем сөрсә дә, өлкән буын кешеләре әлеге яшәешебезгә мең шөкер, ил-көннәребез генә тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250