Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Экстремизмга – Юк!” Айлык тәмам, ләкин саклык кирәк.

Экстремизмга каршы көрәшне ныгытырга кирәклеген янәдән өндәп, республикада Президентыбыз фәрманы нигезендә, 1сеннән 30 сентябрьгә кадәр айлык игълан ителүе Бесланда булган канлы вакыйга белән дә бәйле.Ул чакта террорчыларның мәктәп укчыларын тоткын итеп алулары бар дөнья халкын тетрәндерде. Еллар узуга карамастан, ул көннең үзәк өзгеч балалар авазын, купме сабыйның гомере өзелүен оныту...

Балтач район советында прокуратура, полиция хезмәткәрләре, районда оешкан террорга, экстремизмга каршы көрәш комиссиясе, ижтимагый совет әгъзалары катнашында узган видеоконференциядә бу хакта ныклап әйтелде.

"Экстремизмга - юк!" дигән айлык кысаларында җәмгыяви һәм дини, яшьләр оешмаларына, мәгариф һәм мәдәният өлкәсенэ билгеле бер максатта эшләп алу бурычы куелды. Конференциядә чыгыш ясаган республиканың хокук органнары вәкилләре террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшнең кайбер районнарда тиешенчә башкарылмавын ассызыклый, андый районнарның житди рәвештә контрольгә алыначагын белдерәләр.

Безнең районда бу юнәлештәге эшләр тиешенчә башкарылды. Шулай ук конференциядә республикадагы Халыклар ассамблеясенен эшчәнлеге, Халыклар Дуслыгы йортының эшчәнлегенә бәйләп, үрнәк итеп күрсәтелде. Нигездә сүз күпмилләтле Татарстанда милләтара дуслыкны мәдәни чаралар аша ныгыту турында барды. Чыннан да төрле ансамбльләр, фестиваль-бәйгеләр, фольклорлар оештыру дуслык җепләрен ныгыта гына. Мондый очракта мәдәни чараларга өстенлек бирелуе отышлы.
Берара Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан бик куп качаклар кайтты. Хәзер Украинадан кайталар. Аларның тынычлык эзләп кайтулары аңлашыла, ә менә башкалар ни өчен бер туганы да булмаган Татарстанны сайлый, бу сорауга эмигрантларның күпчелеге акча эшләү нияте белән килдем, дип жавап бирә һәм 70 проценты теләгенә ирешүен белдерә, 40 проценттан артыгы тулысынча булмаса да ирештем, ди, ләкин зарланмый.
Айлык дәвамында экстремизмга каршы районда нинди чаралар оештырылган, бу хакта иҗтимагый совет әгъзаларына Энҗе Гарипова (Балтач муниципаль район башлыгының ярдәмчесе, Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия секретаре) жавап бирде:
- Бу гаять тә мөһим айлык иде. Аңа бик тә җитди карарга кирәк. Чөнки ул иминлегебезне, тынычлыгыбызны тәэмин итүгә корылган. Без дә күпмилләтле районда яшибез. Шөкер, бер-беребез белән тату-дус гомер итәбез.
Ләкин районыбызга читтән кайтучы милләт вәкилләре елдан-ел арта. Аларга шикләнеп карарга кирәк дип әйтү түгел. Киресенчә, татулашып, аралашып яшәргә кирәк. Контрольдә тотуны анысын жирле хакимият, хокук органнары да башкара.
Айлык дәвамында белем бирү, халыкка хезмәт күрсәтү, күңел ачу, ял итү учреждениеләрендә экстремизм-терроризмга каршы күп кенә аңлату эшләренә нигезләнгән чаралар оештырылды. Мәктәпләрдә дин әхелләре укучылар белән очрашып, балаларны кызыксындырган, бигрәк тә куркытып торган сорауларга ачыклык керттеләр. Мәдәният йортларында төрле милләт вәкилләре катнашында чаралар уздыру каралды. Һәрбер оешмада иминлек чараларын кайгырту максат итеп куелды.

Беслан вакыйгасын искә алып, мәчетләрдә, мәктәпләрдә дога кылынды. Бу эшләр тукталып калмаска тиеш, алга таба да экстремизмга каршы көрәшне, терроризмны булдырмау юнәлешендә эшләүне дәвам итәргә кирәк.
Айлык барышында алып барылган эшләр баш миенә сеңгәнме, бу хакта кем ничек уйлый, шул хакта сораштырырга булдык.
Нурсия, тәрбияче:
-Бу хакта хәбардар булдык. Эти-әниләр җыелышында прокуратурадан килгән вәкил аңлатып сөйләде. Урамда төрле дини, тәрбияви китаплар, брошюралар таратып йөрүчеләрнең сүзләренә ышанмаска, китапларын алмаска кушты. Балаларны да шуңа өндибез. Авыл җире генә дисәк тә, дөнья бит, ни булмас, Аллам сакласын...
Гөлия, цех эшчесе:
- Ишетеп беләм. Радио-телевидениедән ай дәвамында сөйләделәр. Искәртеп торулары бик әйбәт. Без авыл халкы ышанучан халык бит, кайчак шик-шөбхә дигәнне онытып та җибәрәбез. Эштә бу уңайдан плакатлар эленеп тора.

Данил, җәмгыять тракторчысы:
-Аны-моны әйткән кеше юк. Бик тырышып бәрәңге алабыз бит әле. Кая монда, кызу эш өстендә аңлату эшләре, көннәр бозылганчы бәрәңгене җыеп бетерү кирәк. Комзаводта булган хәлне ишеткән идек, бүтән андый хәлләр була күрмәсен. Бик тыныч, рәхәт яшибез әле, проблемалар кирәкми.Украинада да тынычлык урнашсын иде инде дип бик телибез.Ә-ә-ә, бу унайдан балаларга өй эше итеп рәсем ясарга, хикәя язарга кушылды бугай...

Зәйнәп, өйдә бала тәрбияләуче:
- "Хезмәт"тән укып белдем. Дин әхелләре белән бергәләп эш алып барулары бик әйбәт. Намаз укыган саен илгә-көнгә иминлек телим. Сабыйларыбыз үсә бит, илләр тыныч булсын иде. Ил хакимнәре кушуы буенча мондый акцияләр алып барулары ошый, димәк иминлегебезне кайгырталар.
Фото: http://readwc.blogspot.ru/2013/11/blog-post_3978.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250