Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшче һөнәрләр буенча икенче милли чемпионат

16-20 май көннәрендә Казан шәһәрендә эшче һөнәрләр буенча икенче милли чемпионат узды.

Әлеге чара эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыруга, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.Безнең районнан да 257 укучы, 42 профлицей шәкерте "Казан ярминкәсе" территориясенең ачык мәйданындагы төрле техникалар, 5 павильонда 35 төр һөнәр буенча көч сынашкан яшь эшче, техникум, колледж укучыларын карадылар.Рус, удмурт, керәшен, татар йортлары һәм көнкүрешләре дә укучыларга бик ошады.
Бибарс сарайда Татарстан районнары халык һөнәрчелеге буенча күргәзмәләр һәм мастер-класслар оештырган иде.Балтач районы "Ива-мебель" фабрикасы, Балтачның металл эшләнмәләр цехы, Кече Лызи авылындагы агач эшкәртү цехы продукцияләрен һәм мәктәп технология укытучыларының һәм укучыларының кул эшләрен тәкъдим итте. Талдан мебель үрү, агачны уеп бизәк ясау, төрле ысуллар белән чигү буенча мастер-класслар күрсәтелде. Кече Лызи мәктәбеннән Л.Т.Хайруллина, Гимназиядән Ф.Р.Хазеева, Нөнәгәр мәктәбеннән Р.Ш.Гимадиев, Р.Н.Калимуллин, Чепья мәктәбеннән Е.А.Петрова, Кенә мәктәбеннән Р.Ф.Закирзянов үз осталыкларын күрсәттеләр.
Чараның дәрәҗәле кунаклары - Россия хөкүмәте җитәкчесе Ольга Голодец, Татарстан Республикасы президенты - Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның премьер-министры Ильдар Халиков, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов, чит ил һәм төрле шәһәрләрдән килгән кунаклар күргәзмәләр белән таныштылар.

Мәгариф идарәсе методисты Г.Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250