Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эше аны ашлы итә

«Язмышыма чиксез рәхмәтле мин», диде ул тормыш юлы, ирешелгән уңышлары, гомумән, язмышы белән кызыксынгач. Якыннан аралашкач әлеге сүзләрнең хаклыгына ышандым. Руфия апа чыннан да бәхетле ана, сөекле хатын, кадерле туган һәм абруйлы хезмәткәр.


Балтач бистәсендә аны күпләр «төгәл Руфия» буларак белә. Кукмара районының Састамак авылы кызы Казан кооператив техникумын тәмамлагач, Балтач кулланучылар җәмгыятенә эшкә кайта һәм 2002нче елга кадәр биредә хезмәт куя. Әлеге чорда ул төгәллек, зур җаваплылык таләп итә торган төрле Вазыйфалар башкара. Эшнең беренче көннәреннән аны үз канаты астына алган Хәбиб, Васил абый, Хәдичә һәм Маша апаларның ярдәмнәре хакында тирән хөрмәт белән сөйли ул. Ә менә Руфия ападан өч ел алда әлеге коллективка кайткан, бүгенге көндә районның данлыклы эшмәкәре Асия ханым Закирова эш серләренә төшендереп кенә калмый, яшь белгечне Казанга алып барып һәр сату нокталарын күрсәтеп, сәүдә системасының серләренә төшендерә. Кечкенәдән эш казанында кайнап, олыларга, туганнарга ярдәмчел булган Руфия апа колективта тиз арада үз урынын ала. Төгәллеге нәтиҗәсендә ул әлеге системада иң авыр чорларда да югалып калмый. Товар күп, әмма машиналар юк чорда эшләргә туры килә Руфия апага. Икешәр көнгә ярминкәләргә киткән чаклар, еш кына ерак юлларга кузгалу өчен ярый әле янәшәсендә эшенең нечкәлекләрен анлаучы тормыш иптәше Мансур абый була. Балаларны карап, йорт-җиргә күз-колак булу Вазыйфасын әти кеше һич авырсынмый үз өстенә ала. Нәкъ менә бер-берсен аңлап, бер-берләренә хөрмәт белән караганга күрә Мөҗиповларның бәхетле гаилә тормышы дүртенче дистәгә аяк «атлагандыр» да инде. Шөкер, балалары да үрнәк гаиләдә үскәнгә, нәкъ әти-әниләре кебек мәрхәмәтле, тәртипле булып буй җитеп, бүгенге көндә тормышта үз урыннарын табып, Руфия апа һәм Мансур абыйны бары уңышлары белән генә сөендерә. Тормышы бөтен, бәхете түгәрәк булганга хәзерге хезмәт урынында үз эшенә чын патриотларча бирелеп эшләгәнгә хезмәттәшләре арасында зур абруй казана ул. Инде «Балтач сөт-май комбинаты»нда эшли башлаганына да 10 елга якын вакыт узган. Сыр-май склады мөдире Руфия апаны коллективта тирән хөрмәт итеп, һәркемгә аны үрнәк итеп куюлары юкка түгел. Зур коллективның 16 кешедән торган бер буынын дус һәм тату, бердәм итеп яшәтү өчен көчен кызганмый, зур нәтиҗәләргә ирешеп, шул уңышларда һәр хезмәткәрнең өлешен күрүчеләрне бүген шәм белән эзләргә кирәк. Ә Руфия апа нәкъ менә шундыйлардан. Мактаганны, хезмәтен югары бәяләгәнне яратмаса да, аны хөрмәт иткән хезмәтгәшләре инициативасы белән «туган» әлеге язма комбинатлыларның Руфия апага тирән ихтирамнары булып барып ирешсен дигән теләктә калабыз.
Чыннан да янәшәдәгеләреннән хөрмәт дигән олы бәягә ия булу, Тормышыңны һәм хезмәтеңне бергә матур итеп үреп бөтен итү, якыннарың һәм туганнарыңа һәрчак ярдәм кулы сузу, тормыш сынауларын сабыр гына үтү өчен Руфия апа кебек көчле шәхес булу кирәктер. Язмабыз герое нәкъ менә шулар белән бәхетле дә. Шушы бәхет беркайчан да кителмәсен, ә аны бары яңадан-яңа шатлык-сөенечләр генә тулыландырсын иде.
Рәсемдә: Руфия Мөҗипова (уңнан икенче) якыннары янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250