Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләгәнгә эш карышмый – яки «Балтач хәләл индустриаль парк»ының эшчәнлеге турында.

Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов тарафыннан сайланган стратегия эшмәкәрлекне үстерү өчен ышаныч вәгъдә итә. Илебездә кризис булуга карамастан, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендәге дәүләт ярдәмнәренең берсе дә юкка чыгарылмады, алар әле дә гамәлдә.

Алай гына да түгел, ил башы җирле җитәкчеләр алдына бу төр бизнесны актив рәвештә үстерүне максат итеп куйды. Шул уңайдан Россиядә беренчеләрдән булып районыбыз җирлегендә сафка баскан "Балтач хәләл индустриаль парк"ның бүгенге хәле белән кызыксынып, аның җитәкчесе Илназ Якуповка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Илназ Габделнурович, "Хәләл индустриаль парк"ның бүгенге торышы белән таныштырып үтегез әле. Хезмәткәрләрнең эш шартлары һәм аларның хезмәт хакы күләме ничегрәк?
- Район җирлегендә хәләл паркның оешуына быел көзгә 5 ел була. Шушы дәвер эчендә үзебезнең куйган максат-омтылышларыбызга ирешеп киләбез. "Гранит" җәмгыяте парк территориясендә 1000 квадрат метр мәйданлы сәнәгать проекты өчен бина төзеде. Икенче бер резидентыбыз "Балтачагро" (җитәкчесе Җәүдәт Шәрипов) оешмасы бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнә башлады. Продукцияне "Хәләл" стандартына туры килерлек итеп җитештерү җиңел генә бирелми. Бүгенге көндә 17 гектар мәйданны биләүче паркта бер идарәче компания, 4 резидент, ягъни шушы төбәктә төпләнеп яшәүче һәм эшләүче юридик, физик зат, тагын да гадиерәк итеп әйтсәк, рәсмиләшкән эшмәкәр бар. Паркта барлыгы 49 хезмәткәр эшли. Хезмәт хакының уртача күләме - 15 мең сум. Хәзерге көндә без тулы куәткә эшләп киттек дип әйтеп була.
- Республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә күрсәтелә торган ярдәм Сезгә булдымы?
Дәүләттән ярдәм алуга килгәндә, эш башлаган чорда Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнехановка хат юллап, ярдәм сорадык. Аның турыдан-туры ярдәме белән республика бюджетыннан финансланып, паркка кадәр 600 метр озынлыкта асфальт юл салынды. Коммуникацияләр эшләнде. Боларны акчага әйләндерсәк, хәйран зур сумма чыга. Район җитәкчелеге дә безнең эш белән даими кызыксына, ә бу үзе безнең эшнең әһәмиятен күрсәтә. Киләчәктә, җитештерүнең кирәклеген раслап, саллы дәлилләр китереп, төрле Грант конкурсларында катнашырга исәп.
- Еллык җитештерелгән продукция күләме һәм төрләре буенча хәл ничек?
- 2014нче елда 44, 8 миллион сумлык керем алынды. Паркны, нигездә, җитештергән пилмәннәре буенча беләләр. Әлеге сумманың 21, 8 миллион сумы менә шул тармак буенча. Җитештергән товарны республикага һәм башка регионнарга да чыгарырга тырышабыз. "Линоваторг" төбәкара ширкәте белән хезмәттәшлекне җәелдереп, кулланучылар географиясен киңәйтергә исәп. Әлегә айга 10 тонна пилмән җитештерсәк, киләчәктә 50 тоннага кадәр җиткерергә телибез. «Балтач ите» бренды астында пилмәннең биш төре әзерләнә, котлет, чебурики, мантый, самса, фарш кебек ризыклар да тәкъдим итәбез. Аларны әзерләүне дә арттырырга исәп. Чөнки хәләл ит продукциясенә ихтыяҗ зур.
- Республикада, районда үткәрелә торган чаралардан да читтә калмыйсыз, иганәчелек белән дә шөгыльләнәсез. Бу төр юнәлешләрдә катнашу бизнеста үзен аклыймы?
- Соңгы елларда үзебезнең территориядә Корбан һәм Ураза гаетләрен зурлап үткәрдек. Казаннан җырчылар да чакырылды. Кунаклар да бихисап иде. Бу - милли бәйрәмебез "Сабантуй" төсмерен алды.Халык бу гамәлебезне хуплап чыкты. Әлеге милли йолабызны оештыру өчен 300 мең сумнан артык финанс чыгымы тотылды. Бирегә килгән тамашачылар һәм кунаклар безнең җитештергән хәләл продукциябез белән танышты, теләгән ризыгын авыз итеп карый алды. Казанда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә, татар эшмәкәрләре җыеннарында үзебез җитештергән продукцияләргә уңай бәяләр алдык. "Болгар җыены"нда, Оренбургта, Красноярск шәһәрендә үткәрелүче ярминкәләргә дә чакырулар килде. "Хәләл индустриаль парк" мәйданында ике тапкыр зур төбәкара ярминкә уздырдык. Бу ярминкә хәләл продукция тәкъдим итү белән бергә, тәҗрибә уртаклашу, яңа партнерлар табу өчен зур ярдәм итте. Киләчәктә бу чараларны уздырырга кирәк икәнлегенә инандык. Иганәчелеккә килгәндә, районда үткәрелә торган спорт чараларына матди ярдәм күрсәтәбез. Бокс, бадминтон ярышларының даими иганәчеләре без.
- Оешманың киләчәге һәм планнар турында да әйтеп үтсәгез иде?
- Бүгенге көндә аккредитация үтү белән шөгыльләнәбез, ә бу үз чиратында турыдан-туры хәләл азык җитештерү белән бәйле. Парк территориясендә биналар төзү, цехлар һәм аларның җитештерүчәнлеген арттыру максатларыннан 12 гектар җир өстәлде. Әле тагын 8 гектар мәйдан җир булдыруны планлаштырабыз. Анда авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп җитештерә алу, урта һәм кече бизнес белән шөгыльләнүчеләргә әзер биналар, эш урыннары һәм торак йортлар тәкъдим итә алу мөмкин булачак. Биналар төзүне районның төзелеш оешмалары да башкара, читтән килеп эшләүчеләр дә бар. Шулай ук офислар өчен бүлмәләр төзелде. Бүгенге көндә бухгалтерия, юрист хезмәте кебек юнәлешләрне дә берләштереп алып барганда резидентларга, ягъни эшмәкәрләргә бу эшләр күпкә очсызгарак төшәчәк. Эшне болай итеп оештыру - зур мөмкинлекләр бирә торган яңалык. Киләчәктә ул, һичшиксез, яклау табып, киң кулланыш алачак.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәдәш - Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250