Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе арта

Иминият пенсияләре законда каралган вакыттан бер айга алданрак индексацияләнәчәк

2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,6 процентка арта. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фондта билгеләп үтүләренчә, индексация нәтиҗәсендә «түләүләр аена уртача алганда бер мең сумга артачак», ул иминият пенсияләре турындагы законда каралган вакыттан бер айга алданрак күтәреләчәк.

Нәтиҗәдә, Яңа ел башыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе күләме уртача алганда 16,4 мең сум тәшкил итәчәк. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларның пенсиясе 46,5 мең һәм 39,9 мең сумга җитәчәк, дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев