Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшмәкәрләр сөйләште

Бала-чагага да мәгълүм: биш бармактан төйнәлгән йодрык, ялгыз бер бармакка караганда күп тапкыр көчледер. Бу районда кече һәр урта бизнес белән шөгыльләнүчеләргә дә яңалык түгел. Заманында үзләре уртак бер оешмага берләшкән вакытта шактый четерекле мәсьәләләрне гомуми файдага хәл итә алдылар. Әмма башлап, оештырып йөрүчеләре киткәч соңгы берничә елда бу оешманың...

«Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм аларның эшчәнлегенә ярдәм итү турында» дигән тема утырышта район эшмәкәрләренең яңартыштан үз ассоциацияләрен - оешмаларын булдыру җитди бурычларның берсе итеп куелды. Моны утырышта катнашкан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы коррупциягә каршы Совет члены Мария Горшунова да бик хуплады. Ул үзе дә эшмәкәр. «Теге яки бу проблема артыннан йөри башласаң, югары оешмаларда аерым бер кешенең генә сүзе бик үтми, ә инде оешма исеменнән килгән сорауга караш бөтенләй икенче һәм реакция, нәтиҗә булмыйча калмый», дип Мария Александровна үз практикасыннан күп мисаллар китерде.
Эшмәкәрлек эшчәнлеген коррупциядән саклау, бу мәсьәләдә халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре турында «Хыял» яшьләр үзәге директоры Илһам Гайнетдиновның чыгышы да уйландыра торган һәм бик йогынтылы булды. Эш барышында туган әйбер алмашулар, бүләкләүләр, тикшерүчеләргә төрткән вак-төякләр - болар барысы да коррупцияне тудыра. Зур ришвәтләр әнә шундый вак-төякләрдән башлана бит инде. Башкаларны да өйрәтмик, үзебез дә вак-төяк кимчелекләрне бүләк биреп яшереп калдырырга өйрәнмәсәк иде. Район прокуроры Зөфәр Абитов болар өчен законда тагын нинди өстәмә яңалыклар кертелүен бик җентекләп аңлатты. Прокуратура җәза бирүче генә түгел, эшмәкәрләрне төрле тикшерүче органнардан яклаучы да икән әле. Тикшерүче органнар салып киткән штрафларны да, дөрес түгеллеген тикшереп, түләтмичә калган очраклары бар.
Гомумән, районда урта һәм кече бизнеска игътибар бар икән дигән фикер әйтте Казаннан килгән вәкил. Район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Алмаз Зәкиев чыгышында да болар калку күрсәтелде. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Гөлназ Сафина эшмәкәрләрне аракы, тәмәке сатудагы тәртипләр белән таныштырды. Сөйләшүне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров сорауларны җаваплар белән бәйләп, җанлы итеп алып барды. Эшмәкәрлек эшендә иң мөһиме һәм кирәклесе - коррупциягә юл куймау. Җаның да тыныч булыр, эшең дә уңышлы барыр.
Рәсемдә: утырыштан бер күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250