Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фагыйль Гайнетдинов лидер булуын республика күләмендә исбатлаячак

Ел саен "Татарстан хатын-кызлары" төбәк җәмәгать оешмасы һәм республиканың профсоюзлар федерациясе тарафыннан республикабызда "Ел хатын-кызы. Хатын-кыз күзе белән ел ир-аты" конкурсы үткәрелә.

Ул республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәниятенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга сизелерлек өлеш керткән хатын-кызларны барлау һәм җәмгыятькә таныту максатыннан оештырыла.

Район күләмендә үткән чарада "Икенче дәрәҗә ана медале" иясе, хезмәт ветераны Сәрия Якупова ( Балтач) - "Хатын-кыз - ана", район сәнгать мәктәбе укытучысы Фәридә Гарәфетдинова - "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы һәм "Ак калфак" оешмасының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә Камалова - "Хатын-кыз - лидер", балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе тренеры Фагыйль Гайнетдинов - "Ир-ат - лидер" номинаиясендә җиңү яуладылар.
15 февраль көнне район этабында җиңү яулаганнар "Ел хатын-кызы. Хатын-кыз күзлегеннән - ел ир-аты" бәйгесенең Биектау районында узган зона турында катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча Фагыйль Гайнетдинов республика конкурсына үтте. Без исә Фагыйль әфәндегә киләчәктә уңышлар телибез һәм катнашучыларны конкурска әзерләгән район социаль яклау, мәдәният һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләренә алар исеменнән олы рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250