Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фердинат Хәйруллин: Татарны таныткан көн бу

Моннан егерме дүрт ел элек 30 август көнне Татарстан дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул ителде.

Бу хокукый акт Татарстан Республикасын суверен, бәйсез дәүләт, җирне, табигый байлыкларны бары тик республика милке дип игълан итте. Бөтенхалык референдумы исә Республика суверенлыгын тагын да ныгытты.
1991 елның ноябрендә - Татарстан дәүләт флагы, 1992 елның февралендә - гербы, 1993 елның июлендә гимны кабул ителде.
1991 елның декабрендә ТР Дәүләт флагы Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде.
Газета хәбәрчебез райондашларыбызга бер сорау белән мөрәҗәгать итте: «Сезнең өчен 30 август нинди көн?»
Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь:
- Беренчедән, халыкның киләчәгенә зур өметләр көне, татар халкының басынкылыктан чыгу, дөньяда таныту көне. Декларация кабул итүнең бу яктан роле зур булды. Ул да, Конституциябез дә барыбер халыкка хезмәт итә, аларның әһәмияте, кадере, роле тагын да артачак әле. Туксанынчы елларда халыкта бик матур милли, рухи күтәрелеш булды. Кызганычка, бүген аны байлыкка омтылыш басып китте.
Роза Шәйхиева - мәгариф ветераны, ТР Югары Советының тарихи уникенче чакырылыш депутаты мәрхүм Мөдәррис Шәйхиев җәмәгате:
- Бу көнне мин тоташ хатирәләргә чумам. И-и, ул Мөдәрриснең суверенитет, азатлык дип шашулары, ул сөенүләребез! Болар барысы да тарихта, үткәндә калган кебек тоелса да, бүген инде ул чактагы хисләр кимесә дә, бу көн әле дә бик кадерле безгә.
Фердинат Хәйруллин - «Кызыл юл» җәмгыяте рәисе:
- Бу көн иң зур бәйрәмнәребезнең берсе. Әле бит район көне дә. Кайсы яктан гына алсак та, татарны таныткан көн бу. Аның файдасы, нәтиҗәсе чагыштырмада бик әйбәт күренә. Чит республикаларга чыгып, йөреп кайтканнан соң, «кем идек тә, кем булдык» дип куясың.
Ирек Фатыйхов - җырчы:
- Миңа бит исемне дә әнә шул туксанынчы еллардагы азатлык, хөрлек дип «уянуларның нәтиҗәсе буларак, Ирек дип кушканнар. Мин тугач әти, улым туды дип түгел, «тагын бер татар артты» дип сөенгән. Мондый күтәренкелек булмаса да, бүгенге буын да бу көннең әһәмиятен аңлый дип уйлыйм.
Фото: http://strana.ru/afisha/16102526

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250