Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Фикердәш”ләр Искечә Яңа елны ничек уздырган (фото)

18 нче гыйнвар көнне "Фикердәшләр" Норма авылында урнашкан "Раил" кафесында Искечә Яңа елны билгеләп узган.

"Кош-канаты белән, кеше дуслык белән көчле" диләр. Әлеге мәкаль нәкь менә безнең "Фикердәш" клубына туры килә дә инде. "Берлек кайда көч шунда" дигән әйтемне без һәрвакыт алга куеп, гел очрашып торабыз. Быел да яңа елларга кергәч,"Фикердәш" клубында йөрүчеләр,18 нче гыйнвар көнне Норма авылында урнашкан "Раил" кафесына искечә яңа елның бәйрәм кичәсенә җыелды. Нинди генә бәйрәмнәрдә очрашсак та, һәр очрашуыбыз үзенә күрә матур уза безнең. Быелгысы да аеруча үзгә узды. Бәйрәм кичәсен районыбызда танылган яшь җырчы Инсаф Мәрданов, район мәдәният йортында эшләүче Раннур Әүхәдиев һәм Шеңшеңәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гафия Газизова бик матур итеп алып бардылар.
Бәйрәмгә җыелган фикердәшләрне бер дә тик тотмадылар, җырлатылар, биеттеләр, төрле уеннар уйнатылар. Бәйрәм башында иң элек район инвалидлар оешмасы рәисе Рамазан Фәрзиев изге теләкләрен җиткерде. Аннан соң тренерыбыз Фагыйль Гайнетдинов матур теләкләрен әйтте. Инсаф Мәрданов белән Раннур Әүхәдиевның җырларын бик яратып тыңладык, алар җырлаганда беркем дә тик утырмады рәхәтләнеп биеделәр. Арабызда безнең дә менә дигән җырчыларыбыз бар. Әнисә Фазылҗанова дусларын бәйрәм белән котлап җырласа ,Руслан Садретдинов үзе гармунда уйнап җыр сузды. Танылып килүче спортчы егетебез Фәнис Сөләймановның җыры да һәркемнең күңеленә хуш килде. Көне буе гөрләп торган бәйрәм кичәсеннән ниндидер җылылык, күңелгә шатлык җыеп, рәхәтләнеп сөйләшеп аралашып кайттык без ул көнне.

- Сез нишләгәнсездер, ә минем аякларым сезнең белән биеп уттай янды, - ди Гафия хәл белешеп шалтыраткач.

Бигрәк актив, уңган-булган, җитеш кешеләр икәнсез, сезгә карап күпме көч алдым, дип соклануын белдерде Раннур да. Әйләнә-тирәбездә безне аңлаучы, ярдәмчел кешеләр булганда безгә яшәргә җиңел. Безнең өчен вакыт табып бәйрәмебезне тулыландырып күңелле, матур итеп чын күңелдән оештыруда зур ярдәм иткән өчен изге йөрәкле Раннурга, Инсафка һәм Гафиягә, бертуган Гөлшат апама, бәйрәмгә зур өлеш керткән Рафил туганыма, безгә мул табын әзерләгән"Раил"кафесында эшләүчеләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшегездә зур уңышларга ирешеп, куанып яшәргә насыйп булсын сезгә.
Ә без "Фикердәшләр" алга таба очрашуларга кадәр дип бу бәйрәм кичәсеннән шатланып таралдык, дип яза Чулпан Габделганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250