Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фикерләр һәм тәкъдимнәр

2013нче елның I яртыеллыгына «Хезмәт» газетасына язылу тәмамланып килә. Шул уңайдан, газета укучыларыбызның теләк-тәкъдимәрен, фикерләрен белер өчен берничә абунәчегә мөрәҗәгать иттек.

- «Хезмәт»кә һәрдаим язылабыз, яратып укыйбыз. Гомер буе колхозда эшләдек, шуңа да иң элек авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең эш күрсәткечләре һәм алдынгылары белән кызыксынабыз. Өлкән кеше булганлыктан, «Әйтер сүзегез булса...», «Әйт, авылым» рубрикалары күңелебезгә хуш килә. Киләчәктә һәр өлкә дә тигез яктыртылсын дигән теләктә калабыз, - ди Куныр авылында яшәүче Фәния әби Галимова.
Газетабыз турында җитәкчелек ниндиерәк фикердә? Район прокуроры Зөфәр Мәүлет улы Абитовның теләк-тәкъдимнәре түбәндәгедән гыйбарәт: «Хезмәт» газетасының эчтәлеге белән һәрдаим кызыксынып торам. Башка район газеталары белән дә чагыштырам. Район халкының барысы да республика газеталарын алдырмый. Шуңа да дөнья, илкүләм яңалыкларны кыскача гына булса да укучыларга җиткерү абунәчеләр санын тагын да арттырыр иде, дип уйлыйм. Шулай ук «Хезмәт» газетасы битләрендә җирле үзидарәләрнең эшчәнлеге, алардагы проблемалар, сәнәгать предприятиеләренең тормыш-көнкүреше турындагы язмаларны да күрәсе килә».
Шеңшеңәр авылының китапханә мөдире Зәйтүнә Габделхаковалар гаиләсендә дә «Хезмәт» көтеп алынган кунак. «Мин газета эшчәнлегеннән канәгатьмен. Бүгенге язмаларда уңай яклар белән бергә тискәре яклар да күрсәтелә башлады. Бу бик яхшы күренеш. Программа һәм белдерүләр мәсьәләсенә килгәндә бик күп райондашларыбызның боларга каршы булуын беләм. Әмма болар заман таләбе, заманага каршы килеп булмый. Үзем мәдәният кешесе булгангамы, концерт, спектакльләрне яктырткан язмаларны зур кызыксыну белән укыйм. Һәм бу уңайдан бер тәкъдимем дә бар. Язмаларда кеше исемнәрен санап үткәнче, концерт-спектакльләрнең үзенчәлеге турында гына язып, калган язмаларга урын калдырыргадыр. Киләчәктә сездән яшьләрне дә, өлкәннәрне дә җәлеп итәрлек яңа сәхифә көтеп калабыз. Биредә уңай якларның гына түгел, тискәре якларның да чагылыш табуы мөһим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250