Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фикерләребез бер

Күңелләргә шатлык өстәп «Фикердәш» клубы әле дә үз канаты астына дусларын җыя.

Монда үзеңне икенче төрле итеп хис итәсең. Бер мизгелгә авырлыкларны онытып торасың, якын дусларың яныңда чакта бу дөньяда үзеңне кирәкле итеп тоясың. «Фикердәш» клубына йөргән егет-кызлар әнә шулай үзләрен бик бәхетле саныйлар. Ел әйләнәсе һәркем бу очрашуны көтеп алып куанып йөри. Быел да якты өмет-шатлыклар белән янә искечә яңа ел бәйрәмен үткәрергә «Ял» кафесына җыелдык. Бәйрәмгә килгән егет-кызларыбызның шат елмаюлары, бер-берсе-нең хәлләрен сорашуы, яңа дуслар белән танышулары ямь өстенә ямь бирде. Биредә эшләүче хезмәткәрләр тәмле ризыклар пешереп табын әзерләгәннәр иде.
Инвалидлар оешмасының рәисе Ева Александрова яңа ел теләкләрен җиткереп бәйрәмне ачып җибәрде. Үзенең матур җырлары белән Эльмир Галиев бәйрәм кичәсен тагын да ямьләндерде. Түгәрәк табын янында утырган егет-кызларны бер дә тик тотмады ул, җырлатты, биетте, уйнатты. Арабызда көчле рухлы спортчы тренер Марс Сәләхетдиновның чыгышын да бик ошаттык. Дусларына изге теләкләр белән шигырь сөйләгән Айгөлне дә һәркем яратып тыңлады. Туган көннәрен дә билгеләп үтүчеләр дә читтә калмады. Чая, тәвәккәл кыз Руфия Хафизова быел да дусларын онытмыйча әти-әнисе ярдәме белән яңа ел бүләкләре әзерләп килгән иде, лотерея уйнатты.
Бәйрәмнән алган җылы тәэсирләрдән һәркем канәгать булып, киләсе очрашуларга кадәр дип шатланышып өйләренә юл алды.
Шушы бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Наз» үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиевага, «Ял» кафесы хуҗасы Айрат Хәйруллинга һәм пешерүчеләргә, җырчы Эльмир Галиевка һәм Фәнил Әүбәкировка олы хисләребезне җиткереп, тазалык, хәерле, бәрәкәтле тормышлар, эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250