Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гадилектә аның бөеклеге

Үзенә генә хас гадилек, эчкерсез елмаю белән синең иңнәреңә кагылып, аналарча үзгә бер кайгырту белән хәлләреңне белешүче, һәрвакыт оптимистларча фикер йөртеп, сине дә шул мөриткә алып кереп, бары уңай энергия өләшүче Гөлнур апа Хәбибуллина кемнәряен генә язмышында мөһим роль уйнамады икән? Мөгаен, андыйлар юктыр, булса да сирәктер.


50 яшьлеге ишек шакыганда аның бүген күкрәк кагып мактанырлыгы да, кылган гамәлләренең нәтиҗәсе бары югары үрләр булуы белән горурланырлыгы да бар. Әмма аның табигате башка. Ул гади, тыйнак һәм намуслы. Күрше Арча районыннан Балтачның иң төньягындагы Шода авылына эшкә килгәннең (соңрак биредә килен булып калганның) беренче көненнән үк биредәге мохиткә кереп үз кеше булып яшәве һәм яшьнәве нәкъ шуның белән аңлатыладыр да. Гаиләдә 4 малайга кадерле кыз туган булуына карамастан, Гөлнур апа иркә бала булып үсми. Канына сеңгән үҗәтлек, максатка омтылу сыйфаты аны иң авыр хәлләргә юлыкканда да камиллеккә омтылырга ярдәм итә, тормыш кануннарына хилафлык китерергә ирек бирми. Гаилә тормышының бөтен, йорт-җирнең төзек, балаларның башлы-күзле булып игелек күрсәтүе һәр хатын-кыз өчен олы бәхет. Шөкер, Гөлнур апа да шушы олуг хис - хатын-кыз бәхете белән яшәүчеләрнең берсе. Шулай ук мөгаллимә буларак укучыларының ихлас хөрмәте һәм яратуын тоеп яшәве дә бәхетнең олысы дияргә кирәк. Белем һәм тәрбия өлкәсендә укытучының абруе, дәрәҗәсе, ирешкән казанышлары, һөнәри осталыгы шушы өлкәдә тир түккән хезмәте белән бәяләнә. Әлеге сыйфатларны үзенә туплаучы, Кунырурта мәктәбенең иң абруйлы укытучысы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе иясе Гөлнур Хәбибуллина укучылар өчен генә түгел, ә укытучылар өчен дә зур үрнәк, камиллек өлгесе дияр идем. Укучыларда фәнгә мәхәббәт белән беррәттән кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүгә зур игътибар бирүе олы хөрмәткә лаек. Аның һәр «баласы» тәрбияле, төгәл, ярдәмчел, миһербанлы булуы белән аерылып тора. Эш-гамәлләре белән бергә моң аша кергән тәрбия орлыклары һәр укучының күңе лендә шытып бүген матур һәм «тәмле» җимешләр белән сөендереп, кадерле мөгаллимәгә зур горурлык, канәгатьлек хисе белән яшәргә җирлек булып тора. Гөлнур апаның һәр уңышы, һәр җиңүенең төп сәбәбе гадилек һәм тормышны чиксез яратуы белән аңлатыла. Ул тормыш авырлыклары каршында югалып калучы, йә булмаса бирешүчеләрдән түгел. Ул һәрвакыт үзе генә белгән юллар аша алга омтыла Мөгаллимәнең инде ничә буын укучылары да шул серле юлдан югары үрләр яулап, тормышта үз урыннарын тапты һәм таба.
Көч-куәтен, акыл-егәрлеген, сәләтен үз мәдәниятен, милли асылын яхшы белгән балалар тәрбияләүгә багышлаган Гөлнур ханымны бүген күпсанлы укучылары, хезмәттәшләре, танышлары исеменнән олуг юбилее белән тәбрикләп, бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә сезнең үгет-киңәшләрегез әле бик күп укучыларга маяк булып алга дәшсен. Тормыш һәм иҗат юлыгыз озын, гөлчәчәкле бакчага тиң булсын.


Рәсемдә: үзенчәлекле, кабатланмас шәхес Гөлнур ханым үзенең укучыларын тәрбияләүгә музыка аша бик дөрес һәм төгәл якын килә, чөнки үзе дә музыкага гашыйк, бик моңлы музыкаль тавышка ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250