Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаеп — өлкәннәрдә

Соңгы араларда юл-транспорт һәлакәтләренең нәкъ менә өлкән яшьтәге шоферлар гаебе белән булуы борчуга сала.

Күптән түгел Минзәлә районында 84 яшьлек, Әлки районының Биләр бистәсендә - 74, Казан-Ульян юлында 80 яшьлек шофер гаебе белән юл һәлакәтләре теркәлгән. Руль артындагыларның гомере шунда ук өзелгән.
Дәүләт автоинспекциясе өлкән яшьтәге шоферларны сак булырга чакыра. Руль артында үтә дә игътибарлы булу таләп ителә. Һава шартларының эссе, ә юлларда транспортның күп булуы өлкән яшьтәге кешеләргә транспорт белән идарә итәргә зур комачаулык тудыра. Юлга кузгалу мөһим булмаганда руль артына утырырга киңәш итмәс идек. Кая да булса барырга кирәк булганда туганнар яки якын кешеләргә мөрәҗәгать итү хәвеф-хәтәрдән саклар, күңелсез күренешләргә дучар итмәс.
ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250