Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә нигезең ныкмы?

Кулымда Җәлил хәзрәт Фазлыевның 2011нче елда дөнья күргән «Гомер баскычлары» дигән китабы. Биредә ничә яшьтә гаилә корырга кирәк, нәрсә ул ярату, гаиләңне бөтен һәм бәхетле итү өчен нәрсәләрдән тыелырга, ә нәрсәләргә өстенлек бирергә кирәклеге тәфсилләп язылган. Болар турында беләбез кебек, әмма кабат искә төшерү бер дә артык булмас. Сезнең игътибарга...

20 яшь. Егерме - ул йөгерү. Егермедә кеше гаилә корам, дип йөгерә. Гаилә коруны ир-егетләр өйләнү дип атый. Өйләнү - өйле булу. Синең әнә шул өй дигән тормышны алып барырлык һөнәрең, әдәбең, тәртибең, сабырлыгың булу кирәк. Шулай булмаса, ул өйләнү түгел - сөйләнү, ягъни аерылыр өчен өйләнеп карау була. Кыз баланы элек тормышка чыга, дип сөйлиләр иде. Димәк, ул кыз бала тормыш итәргә сәләтле булырга тиеш. Иң әһәмиятле-се - гаилә Аллаһ кануннарына таянып төзелергә, Аллаһ кануннарына буйсынып яшәргә тиеш. Шул вакытта гына гаиләдә тынычлык, татулык һәм гармония була. Егермедә әнә шундый күркәм гаилә булдырырга син әзерме? Әзер булсаң - бәйрәм ит. Әзер түгел икәнсең, нәрсә бәйрәм итәсең? Үзеңнең булдыксызлыгыңнымы? Кемнеңдер газиз баласын бәхетсез итәргә җыенуыңнымы? Әзрәк фикерлә, дөрес нәтиҗә яса, сиңа бит инде егерме яшь. Егермедә йөгермәсәң, утызда утырып калуың бар.
25 яшь - гаилә нигезең бик яхшы итеп корылган булырга тиеш. Яныңда ярың гына түгел, мәңгелек парың да булу кирәк. Бу эшләр егерме бишкә кадәр тәмам булса хәерле.
30 яшь. Утыз ул - утны өз дигәнне аңлата. Гаиләң бар, балаларың бар - инде утны өзеп, аларга хезмәт ит. Утны өзеп алсаң, кулны пешерә, сиңа читен. Әмма син үзең турында уйламыйча, үз мәнфәгатьләреңне арткы планга куеп, тормыш юлдашың һәм балаларың өчен хезмәт итәсең.
Нәрсә ул ярату? Ярату - үзең турында оныту. Егет яратып өйләнгән, кыз яратып чыккан икән, сабыр итеп, үзеңнекен өстен куймыйча, утны өзеп, янып, тирләп-пешеп гаилә бөтенлеге өчен хезмәт кую кирәк. Син аны эшләргә тиеш, дип таләп итү ул ярату да, гаиләгә хезмәт итү дә түгел. Ул үзеңнең мин-минлегеңне, эгоизмыңны кайгырту. Гаиләне алып бару, балалар тәрбияләү җиңелме, авырмы? Әти-әниең дә сине әнә шулай тәрбияләде, аларны онытма. Әти-әнине хөрмәт итүдә дә балаларыңа үрнәк бул. Бала мәшәкате әти-әни хакын аңларга ярдәм итсен, аларга да догаларын алырлык итеп хезмәт ит. Гаилә кора алгансың икән, балалар үстерәсең икән, Аллаһ кануннары кушканча гаиләңә хезмәт итәсең икән, бәйрәм ит утыз яшеңне.
35 яшь - гаиләңә хезмәт итүең бик яхшы билгесе куярлык дәрәҗәгә җитәргә тиеш.
40 яшь. Кырык ул - кырку дигән сүз. Начар гадәтләреңне кыркый башларга вакыт җитте дигәнне аңлата. Балаларың балигъ булдылар, үзләре тормыш корырга әзерләнәләр. Син инде аларга үрнәк бул. Тормышыңа нәтиҗә яса. Беребез дә фәрештә түгел. Һәркем хаталар һәм ялгышлар җыентыгы. Әкрен генә үзеңнең кимчелекләреңне бетерә башла, гамәл-гыйбадәтләреңне арттыр, нәфелләреңне дә онытма...
45 яшь - тискәре сыйфатларны киметеп, уңай сыйфатлар өстенлек итә башлар вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250