Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаиләбезнең олы терәге

Уйланып, хыял канатына кунып, назлы уйларга чумып утырган мәлдә туганнарымның туган көннәренә багышлап шигырь чарлыйм диеп кулыма каләм алдым.

Туганда ук Сезне сөю-сәгадәттә,
Яралткандыр бер Ходам.
Тигезлек һәм парлылык Сезгә,
Бирелгәндер һавадан.

Әйе, бу шигырь юллары аларга бик тәңгәл килеп тора. Уйлый калсаң, алар турында язарлык хатирәләр шулкадәр күп, исең китәр! Шамсун туганымны искә алу белән елмаеп куям, чөнки ул һәрвакыт көр күңелле, шат, вакытында үтәләй күреп тишә, авыр чакта ярдәм кулын суза. Алар гаиләдә алты бала - Фәһимә, Госман, Язилә, Шамсун, Мансур, Фәридә үсәләр. Менә шушы ишле гаиләне дүртенче малае Шамсун үтә шук, булган, уңган, гадел һәм турысын әйтеп сөйләшә торган булып, салкын февраль аенда моннан алтмыш ел элек Сәгыйтҗан һәм Гәйрифә гаиләсендә дөньяга килә.
Гаилә ишле булганлыктан баларның һәркайсына эш тигез итеп бүленә торган була. Кемдер уф алла арбасы белән басудан печән йолкып ташый, кемдер урман аланы чистарта, кемдер кышка малларга яфрак жыя, мендәр тутыру өчен су буенннан каз мамыгы жыйнау эше йөкләнелә. Барысын да эшли алар. Ә менә Шамсун гел әтисе янында булыша - такта ышкылый, кадак кәкерәйтә, төзәтә, ясый. Әтиебез шул чорларның тирә-юньгә даны таралган балта остасы була. Әле дә кайбер гаиләдә аның куллары белән ясалган шкафлар, караватлар, тәрәзә наличниклары саклана. Гаилә шулай ук умарта белән дә шөгыльләнә.
Шулай акрын гына коннәр, еллар уза тора, Шамсун уңышлы гына урта мәктәпне тәмамлый. Әллә шофер булып эшли башлый. Тормышында бар куанычы да, бәхете дә шул машина була аның, ул гел машина дип җенләнә. Ачык күңелле, шат йөзле туганыбызның дуслары да бик куп. Карусыз, гадел, ярдәмчел, эшчән булганы өчен бар кеше хөрмәт итә аны. Ул тулаемы белән аңа лаек. Егет асылы булганлыктан, кызлары да аз булмый аның, әмма Әтнә авылының иң чибәр кызы Бибинисаны сайлый ул. Ходайның «Амин» дигән вакытына туры килеп егерме биш яшендә Бибиниса белән тормыш корып җибәрәләр.
Гаиләне ямьләндереп, бәхет өстәп дурт бала - өч малай, бер кызга гомер бирә алар. Әти-әни хәер догасы һәм ярдәме белән гаилә яңа нигез кора. Әтиебез үзебездән ерак булмасыннар, ярдәмләшеп яшәрбез дип аларны үзләреннән ерак җибәрми, ике йорт аша гына җиткезәләр алар йортны. Тактага да, тимергә дә җан өрә белүче туганыбыз, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп эшләгәнлеге белән күпләрдән аерылып тора. Ул авылда гына тукталып калмыйча тирә-күрше авылларга да йөреп кеше гозерен тыңларга, ярдәмләшергә өлгерә.
Бүгенгесе көндә туганыбыз мәктәп автобусында штурвал артында балалар белән бергә укырга йөри. Балаларның иптәшләре дисәм дә ялгышмам. Балаларның һәм укытучыларның олы хөрмәтенә ия кеше ул. Шамсун белән Бибинисаның бербөтенлеге икесенең дә бер айда тууындадыр. Бибиниса да тормыш иптәше кебек үк эшчән, сабыр, гадер һәм акыллы. Инде бүгенге көндә 55 яшен тутырганда кабат күтәрелеп карыйм да сокланам, кызларга биргесез. Берүк шулай гына булсын, ямьсез күзләр генә тимәсен.
Кырык кыш, кырык яз, кырык жәй һәм кырык көз фермада сыер савучы хезмәтендә көч куя ул. Әйтергә генә ансат. Ходай һәммәсенә дә саулыгын җәлләмәсен. Күпме яшьләрне өйрәтте инде ул, күпме йокысыз төннәр уздырды. Рәхмәт туганым, авырсынмыйсын, нинди генә йомышыбыз төшеп барсак та ярдәменнән ташламыйсыз. Шамсун мул уңышлы басу булса, Бибиниса уңышны саклаучы тулы келәт. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, балалары да үзләре кебек. Алар әти-әни тигезлегендә берсеннән-берсе акыллы, тыйнак һхәм тәүфыйкле, ярдәмчел булып буй життеләр. Балаларның инде икесенең үз тормышлары, балалары бар. Без туганнарыбыз йортына тормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса да, арыныр өчен, ял итәр өчен, вакытлыча гына булса да, балачагыбызга кире әйләнеп кайтырга һәм Сезнең ярату тулы карашыгызны күрер өчен киләбез. Алдагы тормышыгызда Ходай Сезне рәхимле рәхмәтеннән ташламасын.
Гөлфәния Гыйимадиева,
Әтнә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250