Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаиләм сугыш чорында

Минем бабам Хисами Сираҗетдин улы Сираҗиев сугыш ветераны булган. Ул 1905нче елның маенда Алан авылында туган.

Бабаемның әтисе Сираҗетдин репрессия елларында кулга алынган һәм шуннан хәбәрсез югалган. Әлегә кадәр бабамның кайда күмелгәне билгесез. Ул-кызлары ятим үскән.
Ә Хисами бабам 1943нче елда Бөек Ватан сугышына алынган, ул вакытта аңа 39 яшь булган. Сугышның төрле авырлыкларын җиңеп, яраланып, аяксыз килеш 1944нче елда туган авылына кайткан. Тормыш иптәше Гыйзенниса белән бергә гомер итә башлаганнар. Гаиләләренә ямь өстәп, 1945нче елда уллары Гәптерәүф туган.
Әбиемнең әнисе Гыйзенниса Гыйбадулла кызы Сираҗиева да Алан авылы кызы, ул 1903нче елда туган. Кечкенә вакытта әнисе вафат булган һәм алар 3 бала әтиләре белән ятим калганнар. Гыйбадулла бабай тормышның бөтен авырлыкларын үз өстендә күтәреп, балаларын аякка бастырган.
Гыйзенниса әбием белән Хисаметдин бабамның иң олы кызлары, минем әбием Фирдәүскә дә тылда сугыш чоры авырлыкларын күп татырга туры килгән. Әбием 12 яшьлек чагында энеләрен, сеңлесен дә караган. Аңа белем алырга насыйп булмаган. Чөнки өйдә ягарга утын, тамак ялгарга бер ни дә юк чаклар. Ул көченнән килгән кадәр фермада, басуда, урманда эшләгән. Хезмәт көненә бирелгән әз генә азык-төлек белән гаиләсен саклап кала алган.
- Тормышның ачысын да, төчесен дә күрдек. 16 яшьтә Лаешка урман кисәргә җибәрделәр. Салкын, ике землянкада 35 кеше яшәдек. Мине ашарга пешерергә куйдылар. Бөтенебез бетләдек. Без утрауда тордык, тирә-якта су. Кискән агачларны су белән агызып җибәрәләр иде. Көнлек норманы тутырмасаң, өлешеңә тиешле кара ипине дә бирмәделәр.
Иптәшләрем кайтып киткәндә дә ашарга пешерәсе булгач, кайта алмадым. Яңа ел алдыннан гына рөхсәт иттеләр, иң беренче булып боз өстеннән без чыктык, яңгуллылар белән 17 ат кайттык. Безнең авылдан Шәрәфи, Гомәр абыйлар бар иде. Күпме авырлыклар күрдек без. Бүгенге көндә минем кебекләр сирәк калгандыр. Шөкер, яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, картлыгыбыз рәхәт тормышта уза, - ди Фирдәүс әбием.
Зәлидә Габидуллина
Алан авылы.
Фото: http://pobeda.krskstate.ru/slava/part3_13

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250