Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Геннадий Иванов: "Безнең Биктәштә ике кешенең берсе Иванов" (фото)

Ферма территориясендә тынлык, беренче смена эшләрен төгәлләп кайтып киткән, ә икенчеләре әле эшләренә алынмаган. Монда эшләүче апаларның барысы да бер яшьтә диярлек, инде лаеклы ялга китәрләренә дә озак вакыт калмаган. Ә менә аларга алмашка килүчеләр юк.

Яшьләр өйдә эшсез ятса ята, тик монда эшләргә килми, дип уфтана фермада хезмәт куючылар. Юкса инде эшләгән кешенең кадерен беләләр, хезмәт хакын да, премияләрне дә вакытында түләп бара «Татарстан» хуҗалыгы диләр. Шулай да берәр төрле кызыксындыру чарасы уйлап тапсалар, бәлки бу проблема да уңай якка үзгәрер иде дигән фикерләрен дә белдерәләр.

Бүгенге көндә Биктәштәге фермада мөдир булып Геннадий Иванов эшли. Ләкин аның да күңеле монда түгел, ә кырда икән. - Кышкы чорда тракторга эш булмаганда гына эшләвемне сорап тордылар, язлар җитеп, басу-кырларда эшләр башлануга шунда китәчәкмен, ди гомере буе механизатор булып эшләгән Гена абый. Гаиләләре белән туган туфракка береккән гаиләдә һәркемнең үз эше, үз юнәлеше бар. Тормыш иптәше фермада эшләсә, уллары Дмитрийга да әтисе кебек техника җене кагылган, ул «МТЗ-82» тимер атын иярли. Авылның уңган һәм мактаулы гаиләләре рәтендә йөрүче Ивановлар авыл халкына тегермән тартып бирү хезмәтен күрсәтә, моның өчен биктәшлеләр бик рәхмәтле аларга, чөнки авылда мал асраучылар бихисап.

Биктәш фермасындагы 4 абзарда 1190 баш дуңгыз асрыйлар, аларны бетерәбез дигән сүзләр дә йөргән, тик әлегә яңадан кире уйлаганнар. Дуңгыз асрау зыян гына китерә, ә менә үгезләр хакында ул сүзне әйтеп булмый икән.

Ферма мөдире хезмәт куючыларны санап киткәч бер мәлгә аптырашта калдым, бөтенесе диярлек Ивановалар. - Безнең Биктәштә ике кешенең берсе Иванов фамилиясен йөртә бит, дип көлә Гена абый. Шуңа да ул фамилияләрне йөртүчеләрне исемләп кенә атап китәм: Роза, Гөлгенә, Люция, Алмазия, Вера. Алардан тыш Лилия Яковлева, Лидия Александрова, Галина Алексеева да дуңгызчылыкта тырышып эшләүчеләр. Үгез симертүдә Суфия Михайлова, Налия Алексеева, Ләйсән Яковлева, Елизаветта Иванова, Галина Николаева һәм Татьяна Габделхаковаларның хезмәте мактаулылар рәтендә. Алар карамагында 3 абзарда 325 баш үгез бар. Кышка запаслар җитәрлек күләмдә тупланган, сыйфатын да бик яхшы диләр, чөнки малларның авырлыклары бик әйбәт арта икән. Абзарларга азык кертүне, маллар алдына аларны салуда Михаил Николаев, Илдус Алексеев, Радим Иванов, Андрей Алексеев, Илнар Иванов һәм Олег Ивановлар тырыш хезмәт күрсәтә. Тирес чыгару эшен Анатолий Лапшин белән Геннадий Николаев башкара. Ә фермада эшләүчеләрне кайнар чәй һәм тәмле ризыклары белән Гөлнар Николаева тәэмин итеп тора.

Ферма территориясендәге тынлык та озакка бармады, терлекчеләребез абзар ишеген ачып керүгә таныш йөзләрне күргән малкайлар да ял итү сәгатьләрен тәмамлап, торырга ашыктылар. Бүгенге көндә Биктәштәге кайбер абзарлар буш торуның сәбәбе дә мал башын тутыра алмаудан түгел, ә эшләргә кеше булмаудан гына. Гөрләтеп эшлисе килә торган яшьләрнең нигә булмавын аңлавы авыр түгел анысы. Күпчелеге матур тормыш артыннан куып үзәккәрәк елыша шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250