Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА: "Спортны да сөябез, бассейнда да йөзәрбез"

Бүгенге Казан - Россиянең спорт башкаласы, монда спорт белән профессионаллар һәм һәвәскәрләр шөгыльләнер өчен иң яхшы инфраструктура булдырылган. Россия күләмендә генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдәге эре спорт вакыйгаларын үткәрүне дә Республикага ышанып тапшыралар.

Бу Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә алып барыла торган программаларның тормышка ашуы нәтиҗәсе.
Татарстан - уникаль төбәк, башкалада гына түгел, һәр районда, һәр авылда һөнәри спортчыларга һәм шулай ук һәвәскәрләргә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлылыклар бар.

2013-2014 елларда гына да Татарстанда 322 спорт мәйданчыгы төзелде. 2015 елда барлыгы 10 спорт объекты файдалануга тапшырылачак, шуның 5се йөзү бассейннары белән булачак. Төзелеш федераль программа кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан төзелә.

Яшьләрне мәктәп яшеннән үк спортка җәлеп итү өчен бөтен уңайлы шартлар тудыру - республикада, шул исәптән безнең районда да мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу уңайдан төрле спорт объектлары төзү, авыл җирлекләрендә махсус шөгыльләнү мәйданчыклары булдыру - моның ачык дәлиле. Ике ел элек республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы гамәлгә ашырыла башлады. Программа безнең районда да уңышлы алып барыла. Балтач, Чепья, Норма, Карадуганда ачылган спорт һәм балалар мәйданчыклары шуның бер мисалы.

- Көндезләрен мәйданчыкларда төрле спорт чаралары үткәрелсә, кичләрен бирегә спорт сөючеләр шөгыльләнергә килә. Иң мөһиме - мәйданчыкларның буш тормавы, алар максатчан файдаланылсын. Якын көннәрдә Федераль программа ярдәме белән тагын ике мәйданчык - Балтач үзәгенең ял паркында һәм Яңгулда куллануга тапшырылачак, - ди район башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев.

Бу ике төзелеш өчен республикадан 4 миллион 70 мең сум акча бүленгән. Барлык эшләрне үзебезнең "Балтасидорсервис" оешмасы башкара. Районда шушы программа буенча спорт мәйданчыклары төзелешенә бүленгән акча 15 миллион сумннан артык тәшкил итте. Эш барышында авыл җирлеге, күмәк хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан тиешле ярдәм күрсәтелде.

Районда авыл яшьләре арасында соңгы елларда футбол, волейбол, хоккей командаларының арта баруын җирлекләрдә спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудыру нәтиҗәсе дип тә карарга кирәк. Бу уңайдан район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин менә нәрсә ди:

- Балалар һәм яшьләр ял вакытын файдалы итеп үткәрсен өчен мондый мәйданчыклар бик тә кирәк. Һәркем профессиональ спортчы булып китә алмаса да, даими шөгыльләнү киләчәк тормышта зур ярдәм итә.

Казанда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә бассейн турында да сүз кузгатмый булмый. Райондашларыбызның күбесе чемпионатка барулары, андагы күренешләр, ярышларның нәтиҗәләре хакында кызыктырып сөйли. Тиздән, бик тиздән үзебезнең районда да бассейн ачылып, киләчәктә Балтачыбыз да су спорты буенча чемпионнар тәрбияләр әле.

- Бассейн төзеләсе җир участогы рәсмиләштерелде. Төзелеш эшләре булачак "Төзүчеләр" микрорайоны каршындагы Шушма аланлыгына электр китертелде. Бассейнның проект-смета документациясе әзер. Төзелеш оешмасын билгеләү максатыннан тендер буласы бар, аннан инде эш башланачак, - ди Илфат Нуруллович.

Район халкы күптән хыялланган бассейнлы булырга да күп калмаган. Хыяллар чынга аша, димәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250