Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әгәр Тукай булмаса

24нче апрель көнне «Тукай көннәре» Балтачта башлангыч алды. Районыбыз бу көнне башкаладан килгән бертөркем кунакларны кабул итте. Тукайга багышланган кичәдә төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучылар тәбрикләнде.

Апрель ае туган илебезгә яңа сулыш өрүе, Җир-Анабызның яшәрүе белән беррәттән Тукай туган ай буларак та күңелләргә бик якын. Ярый әле татарны илкүләм таныткан Тукае бар. Ул туганчы даны булды микән Казанның? Ул музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган. Әмма аның әсәрләре моңлы, эчтәлекле булулары белән аерылып тора. Шуңа да аның җыр-бию, балет-опера һәм рәсем сәнгатендә үз урыны бар. Ә шигырьләре чит һәм тугандаш төрки телләргә тәрҗемә ителә.
24нче апрель көнне Балтач җирлеге Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Вакыйф Нуриев җитәкчелегендәге бертөркем язучыларны, тел галимнәрен кабул итте. Алар арасында Рәдиф Гаташ, Хәнәфи Бәдыгый, Әхәт Сафиуллин, Рифә Рахман, Рифат Җамал, Ләйлә Минһаҗева, Зөлфәт Хәйруллин бар иде. Иң элек кунаклар Сосна Пүчинкәсе мәчетендә Рамил хәзрәт Бикбаевның вәгазьләрен тыңлады. Татар халкына бәяләп бетергесез олы хәзинә - Тукайны бүләк иткән Бибимәмдүдә абыстай рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр куйдылар (рәсемдә).
Башкала кунаклары Балтачның тарихи горурлыгы булган «Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил» музеена да сәяхәт кылды. Биредә алган тәэсирләр белән уртаклашып, Вакыйф Нуриев: «Күркәм эшләр белән таныштык, бик сокландык», дип белдерде. Мәдәният үзәгендә шагыйрь иҗатына багышланган күргәзмә дә кунакларда бары соклану хисләре генә уятты.
Ә менә Тукай иҗатына багышланган, аның бөеклеген чагылдырган әдәби музыкаль кичәгә килгән һәркем иң элек Тукай турындагы фильм карады. Сәхнәдә яшь Габдулла пәйда булу белән зал Тукай дөньясына чумды. Без Тукай телендә сөйләшәбез, җырлыйбыз, сәяхәт кылабыз. Ничәмә-ничә буын балаларның яшьтәше булып, алар белән буй үсә, олы мәгънәгә ия әсәрләре аша һәркемгә туры юл күрсәтә ул. Тукай иҗаты күпләрне рухландырып илһам чыганагы булып тора. Район мәгариф идарәсе, спорт һәм яшьләр, мәдәният бүлекләре, китапханәләр челтәре тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар сәхнәгә күтәрелгән мәлдә моның шулай икәненә янәдән инандык. Шигырь, рәсем, «Алтын каләм -Золотое перо», «Мин татарча сөйләшәм» бәйгеләре җиңүләре бүләкләнгәннән соң сәхнә түрендә башкала кунаклары, районыбыз шагыйрьләре урын алды. Тукайга багышланган истәлекләр белән беррәттән кунакларның иҗат җимешләре тамашачы хозурына тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250