Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Гырон быдтон» өчен рәхмәт!

Татар Сабантуйлары кебек үк, «Гырон быдтон» да төрле милләт вәкилләрен берләштерә.

Ел буе туган якларына кайтырга вакыт-сәбәп тапмаган кардәшләр дә әлеге бәйрәмгә планлаштырып кайта. Удмурт халкы белән абый-энеләрдәй, ага-сеңелләрдәй якыннан танышалар, дуслашалар, бергә күңел ачалар, аш-судан авыз итәләр. Быелгы «Гырон быдтон» да тарихта тирән эз калдырды. Табигать тә гаҗәеп ямьле көн бүләк итте. Һәркем халыкны җыр-биюгә өндәүче Лопшо Педунь белән бергә «Айкай» фольклор ансамбленә, шулай ук район һәвәскәрләренә кушылып, рәхәтләнеп күңел ачты. Республика күләмендә зурдан кубып үткәрелүче «Гырон быдтон» Чепья җирендә инде менә җиденче тапкыр уздырыла. Әлеге чараны уздырып, удмурт милләтенә карата олуг ихтирам белдергәннәре өчен оештыручыларга, җиде генә түгел, мең мәртәбә рәхмәт әйтәсе килә.
Сер түгел, Балтач удмуртлары җитәкчелек белән һәрвакыт уртак тел табып яши. «Азьлане» газетасын гына алыйк, 1930нчы елларда удмурт телендәге басмалар 7-8 районда дөнья күргән, хәзер исә республика буенча бер «Азьлане» газетасы гына сакланып калды. «Гырон быдтон»ның да ел саен бездә үткәрелүе өчен район башлыгы Марат Зариповка рәхмәтлебез. Шушындый күркәм бәйрәмнең киң масштабта безнең район җирлегендә уздырылуы белән ихлас күңелдән горурланабыз. Югарыдан килгән җитәкчеләрнең ел да удмуртча чыгыш ясауларын ишетеп, яшьләребез дә «Без - удмуртлар» дип ачылып сөйләшүдән тартынмый, үз милләтенә карата горурлык хисләре кичерә башлады. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировка, социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Вакыйф Зәкиевка зур рәхмәт. Вакыйф әфәнденең тырышып йөрүләре бушка китмәде, оештырган һәрбер чарасы сәгать механизмы кебек төгәллек белән үтәлде. «Ай» символын ясаучыны гына алыйк - күпме йөрәк җылысы салынган флагтагы әлеге сурәткә, флагны тотып баручы яннан үткәндә күңелләр кузгалып-кузгалып китте. Күңелләребездән ташып чыккан ихлас рәхмәтләребезне бәйрәмне оештыруда зур өлеш керткән Чепьядагы «Заря» коммуналь хуҗалык предприятиесенә, авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллинга һәм җирлек хезмәткәрләренә, «Труд» җәмгыяте рәисе Рашит Һадиевка, мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә, район мәдәният бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Рәзинә Сәләхетдиновага да ирештерәсе килә. Клуб мөдирләре, бәйрәм тамашасын оештырган Сырья балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Денисова, алып баручылар Галина Петрова, Ирина Чупанова, тагын кемнәрнең бәйрәмне оештыруда ярдәмнәре тигән - һәммәгезгә дә зур рәхмәт. Рәхмәт хөрмәтегез өчен, дуслык-татулык өчен!
Балтач районы удмуртларының «Кенеш» милли-мәдәни автономия идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250