Гәзит-журнал укыламы?
Районда иң популяр газета - «Ирек мәйданы», аны 1797 кеше укый.
Аннан кала «Татарстан яшьләре» - 1677, «Акчарлак» - 1173, «Себерке» - 1074, «Безнең гәҗит» - 804. Күрәсез, халык күбрәк «сары пресса«ны ярата. Шул ук вакытта җитди темаларга язучы «Ватаным Татарстан»ны - 524, «Шәһри Казан»ны - 283, «Республика Татарстан»ны 100 кеше укый. Ә безнең «Хезмәт»ебезне һәм «Азьлане»ны 5800 тирәсе кеше алдырта. Журналларга килгәндә беренче урында - «Мәгариф» (466), икенчедә - «Гаилә учагы» (355), өченчелектә «Сөембикә» (167) тора. Балалар матбугаты «Салават күперен» - 553, «Сабантуй»ны 168 бала яратып укый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев