Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык — коррупциягә каршы

Республика эксперт группасы комиссиясе районнарда булып коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен тикшерде. Җирле үзидарә, полиция, прокуратура, суд органнарының әле бу юнәлештә җитәрлек эшләмәүләрен, профилактик чараларның түбән булуын күрсәтте.

Җинаятьләр нигездә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр тарафыннан эшләнә. Күләме ягыннан җинаять җаваплылыгына тартырлык булмаган ришвәтчелекнең артуы аеруча куркыныч, экономикага тискәре йогынты ясый, җәмгыятьтә киеренкелек тудыра. Коррупциягә карата халык фикере дә профилактик чараларның тиешенчә булмавын күрсәтә. Татарстан Республикасы Комитеты үткәргән узган елгы сораштыруда коррупция югары дәрәҗәдә дип характерланган районнар арасында безнең Балтач та еш телгә алына. Мәсәлән, узган ел сораштырыштан кешеләрнең 30 проценты коррупцияне районның беренче чираттагы проблемаларының берсе дип билгеләгән. Ришвәт алу медицина, полиция хезмәткәрләре арасында еш күзәтелә диелә. Җитәкчеләрнең туган-тумачаларын, дус-ишләрен, булдыра алу-алмавына карамастан, блат буенча төшемле урыннарга эшкә урнаштыру очракларының артуы да җәмәгатьчелектә урынлы ризасызлык тудыра. Үзләренең җаваплы вазыйфаларыннан законсыз файдаланып шундый гамәл кылган өчен җаваплылыкка тартылган җитәкчеләр безнең районда булмаса да, бу яктан барысы да ал да гөл түгеллеген халык белеп, күреп тора, тынычсызлана. Балтач районында социологик тикшерү вакытында сораштырылган һәр ике кешенең берсе мондый очракларның булуын һәм моңа зур ризасызлык күрсәтүен белдергән. Аеруча хакимият органнарында, мәгариф системасында туган-тумачалык, дус-ишлек нык җәелүен искәрткәннәр.
Коррупциягә китерүче фактларны шушылай анализлау шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә: алар-ның күпчелеген муниципаль дәрәҗәдә, җирле үзидарә органнары көче белән дә бетереп яки киметеп була икән ич. Бу юнәлештә һәр җирле үзидарәнең үз планы, максаты булырга тиештер. Киң җәмәгатьчелектә коррупциягә каршы караш формалаштыру буенча эшләр оештырырга кирәк. Коррупциягә каршы көрәш проблемалары, гомумән, коррупция турында быел газетабызда тагын да киңрәк яктырту күздә тотыла. Шуңа күрә бу темага сездән дә хатлар көтеп калабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз.
Халык фикерен белү буенча үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләрен кулланып Хәлил НӘКЫЙПОВ әзерләде.

Фото интернет челтәреннән алынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250