Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык нинди медицина ярдәме алу мөмкинлеге турында хәбәрдар булырга тиеш (фото)

Шимбә көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Балтач район Советыныӊ 3нче чакырылыш 4нче утырышы эшендә катнаштылар.

Район Советыныӊ 2015 елда башкарылган эшләренә Балтач район Советы рәисе Рамил Нотфуллин хисап тотты. Утырышта Шеӊшеӊәр авыл җирлеге башлыгы Раузит Галиев, Балтач район үзәк хастаханә баш табибы Газинур Давлиев, Балтач район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илдар Усманов чыгыш ясадылар.
Республикадагы вәзгять, Балтач районыныӊ эшчәнлегенә карашы, алда торган планнар турында Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев чыгыш ясады.
Утырышта катнашучыларны бүгенге көндә сәламәтлек саклау юнәлешендәге эшнеӊ торышы кызыксындырды, сораулар бирүчеләр дә булды. Бу мәсьәләгә тукталып, Васыйл Шәйхразиев, халык нинди медицина ярдәме алу мөмкинлеге турында хәбәрдар булырга тиеш, дип ассызыклады. Халык, бәлки ул көткән ярдәмне дә ала алмас, әмма ул табибтан ачуланып, ризасызлык белән чыгып китәргә, тиеш түгел, дип белдерде. Гомүмән алганда, Балтач районы халкы үзенеӊ тырышлыгы, булдыклылыгы белән аерылып тора, бик күп тармаклар буенча алдынгылыкны бирмисез, әмма районныӊ комплексы үсүе буенча даими эш алып барырга кирәк, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250