Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык сәламәтлеген кайгыртып яши

Бистәбезне яшел һәм ак шарларга күмеп, янәшәсенә күпме халыкны җыеп, ачылу тантанасын көткән «Имплозия» даруханәсе олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаган балага охшаган иде. Шулай да аның янәшәсендәге кешеләр чын күңелдән куанып, Балтач шәһәр жирлеге башлыгы урынбасары Нурия Зарипованың кызыл тасманы кискәнен зарыгып көтте һәм эчкә ашыкты. Монда исә халыкны...

29нчы ноябрьдә эшли башлаган, ләкин 16нчы декабрьдә генә тантаналы төстә ачылган «Имплозия» тупланмалы дисконт системалы даруханәне районыбыз халкы бик яратып кабул итте. Беренчедән, ул бик уңайлы җирдә, бистәбезнең нәкъ уртасында, Ленин урамы, 63нче йорт адресы буенча урнашкан (полиция каршында). Икенчедән, мондагы ассортиментның киңлегеннән күзләр йөгерерлек. Төрле көннәрдә төрле продукция белән бүләк бирелүен дә шатланып кабул итте балтачлышар, шулай ук бәяләр дә сатып алучы кесәсенә суга торган түгел. Ә бу үз складлары булу һәм турыдан-туры товар белән тәэмин итеп торучылар белән эшләүгә бәйле. Шул очракта гына бәяләрне түбән килеш саклап калып була. Бу сүзләремнең хаклыгын сатып алучылар да хуплар, чөнки араларында бәяләрнең хәтта шикле дәрәҗәдә түбән булуын да ассызыклаучылар булды. Шул ук вакытта даруханәдә бик кыйммәтле препаратларны да табарга була. Атнага бер тапкыр гына товар кайтуга карамастан, коллектив запасны айлык итеп әзерләп куя һәм бервакытта да клиентларына «Андый товар юк» дигән сүзләрне җиткерми.
Даруханәнең бушлай «кайнар линия»се эшләп килә: 8-800-1001-112, шулай ук үзегезгә кирәк даруның бармы-юкмы икәнен интернеттан да кереп карап була, аның адресы: www.implozia.ru.
Бик күпләргә таныш шәхес, үз эшенең чын остасы, 30 елдан артык гомерен район үзәк даруханәсенә багышлаган, аның мөдире булып торган Рузалия Хөсәенованың якты йөзен «Имплозия»дә күрергә мөмкин, чөнки ул хәзер монда мөдир вазыйфасын башкара.
- Рузалия Хәмизовна, бистәбездә дистәдән артык даруханә бар, шулай да Сез конкуренциядән курыкмагансыз. Димәк, «Имплозия»нең калганнар янында өстенлекләре зур?
-Балтачта даруханәләр күп, тик безнеке калганнардан аерылып тора. «Имплозия» 20 елдан артык эш итә һәм тулы дәрәҗәдә Рәсәйдәге иң зур даруханә челтәрләренең берсе булып санала. Рәсәйнең 5 федераль округында 1300 «Имплозия» даруханәсе урнашкан, ә Татарстанда алар 100 тирәсе. Безнең даруханәләрдә дару препаратларының киң ассортименты бер килгәндә бар кирәкле әйберне сатып алырга, ә тупланмалы дисконт системасы безнең клиентларга чыгымнарның 5-10 процентын саклап калырга һәм Рәсәйнең барлык «Имплозия» даруханәләрендә дисконт картасы белән файдаланырга мөмкинлек бирә. Әлеге дисконт карталары һәрбер сатып алучыга тапшырыла. Шулай ук ачылу хөрмәтенә даруханәдә клиентларга 8нче гыйнварга кадәр 10 процент ташлама ясала һәм бүләк бирелә.
Даруханәбездә төшке ашсыз һәм ял көннәрсез иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр профессиональ хезмәткәрләр каршы алып, сезгә хезмәт күрсәтәчәк.
- Халыкка хезмәт күрсәтүче кешеләрне нинди критерийлар аша сайлап аласыз?
- «Имплозия» даруханәләр челтәре кадрларының белемен арттыруга зур көч һәм таләпләр куя. Хезмәткәрләрне бары тик конкурс нигезендә сайлап алып, Самарада укытып, дистанцион рәвештә һәрдаим белемен арттырып, безгә килгән пациентларга дарулар куллануда, аларны алыштыруда төгәл мәгълүмат бирергә сәләтле итеп әзерли.
Форсаттан файдаланып, «Имплозия» коллективы барлык балтачлыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлый! Иң беренче чиратта, нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, күңел тынычлыгы, кайгыьхәсрәтсез, бәхетле, озын гомер кичерүегезне тели.
Рәсемдә: тантаналы вакыйгада райондашларыбыз да актив катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250