Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык соравын өйрәнеп

Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин район башкарма комитеты бүлекләре, җирле үзидарәләр, кайбер оешма җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләре катнашында җыелыш үткәрде.

Анда җирле үзидарәләрнең отчет утырышларында халык тарафыннан кергән сораулар һәм тәкъдимнәр буенча эш оештыру турындагы мәсьәлә каралды. Балтач шәһәр җирлеге утырышында Медведев һәм Ленин урамнары, Чепья, автовокзал янындагы чатларга светофор куярга, Балтач урамнарына тротуар җәяргә, каток һәм чаңгы трассаларында кием алыштыру өчен урыннар булдырырга кирәк дигән тәкъдимнәр әйтелгән. Соснада авыл эчендәге юлларны тәртипләү, күперне ремонтлау, урамнардагы газ һәм электр линияләренә комачаулаучы карт агачларны кистерү, электр, су белән тәэмин итүне яхшырту, мәктәп, балалар бакчасы биналарын ремонтлау проблемалары күтәрелгән. Борнакта авыл эчендәге юлларны карарга, мәктәп-бакча комплексы төзергә, балаларны Яңгул мәктәбенә укырга йөртү өчен автобус белән тәэмин итәргә кирәк. Югары Субаш, Карадуган, Кече Лызи, Шубан, Чепья авыл җирлекләрендә дә мәктәп, балалар бакчалары буенча проблемалар бар икән. Электр, су белән тәэмин итүне, медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча да сораулар күп булган. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров башкарма комитетының һәр бүлеге, һәр җаваплы оешма җитәкчесе авыл җирлекләре утырышларында күтәрелгән үзләренә кагылышлы һәр проблеманы көндәлек контрольгә алырга һәм аларны үтәү буенча конкрет чаралар күрергә бурычлы диде. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин халыкның бер генә үтенече дә, тәкъдиме дә игътибарсыз калырга тиеш түгел, ресурсларны кабат карап, барлап, мөмкинлекләр табып барысын да үтәргә кушып күрсәтмәләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250