Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык җыеннары - Аланда булды, бүген Балтачта

Әле ел ярым элек кенә файдалануга тапшырылган өр-яңа мәдәният йортында уңайлы, рәхәт, матур атмосфера.

Көнлек эштән соң бөтен мәшәкатьләрен читкә куеп, бәйрәмнәрдә генә кия торган киемнәрен кигән берсеннән-берсе матур авыл эшчәннәре зал тутырып килгән. Читтән бернинди ярдәм көтмичә, үз инициативалары һәм көчләре белән гөрләтеп үз авылларының Сабан туен үткәргән.
Алан авылы халкыннан тыш бирегә Бөрбаш авыл җирлегенә кергән Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәне авылларыннан да килделәр. Ничек килмисең ди. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова халык белән очрашып сөйләшергә башка бер җирне дә түгел, нәкъ менә Аланны да сайлаган бит.
Аланда соңгы елларда үзгәрешләр күп булды. Махсус программа кысаларында төзелгән клуб турында әйтеп киттек инде. Авылның өч урамына таш ташып юлларны яхшыртканнар. Элемтә линиясе өр-яңадан сузылган, авыл интернетка иркен чыга ала. Әле менә быел авыл халкының күптәнге хыялы булган зур буа төзеп файдалануга бирелде. Аланлылар авыллары белән өмә ясап, иң элек су җыеласы елга төбен төрле чүп-чардан - пыяла, тимер, агач кисәкләреннән чистартканнар. Киләчәктә шушы буада рәхәтләнеп су коенырлык булсын дигәннәр. Бу буа авыл белән ферманы тоташтыручы юл булып та хезмәт итә хәзер.
Аландагы бу яңарышлар, беренчедән, авыл халкының, гомумән, «Бөрбаш» хуҗалыгы эшчәннәренең үз тырыш хезмәтләренә (авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп сатып, салым түләп бюджетка ел да акча кертеп торалар) бер бәя булса, икенчедән,республикабыз хөкүмәтенең авыллар турында даими кайгыртуы нәтиҗәсе. Җыенга зал тутырып килгән Бөрбаш авыл җирлеге халкы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атласовна Ратникованың чыгышын бик җылы кабул итте, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
Бүген кичке сәгать дүрттә Балтач мәдәният үзәгендә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин район активы, җирлек вәкилләре белән очраша. Бу очрашуда районга килгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша.
Аңа кадәр алар Таузар авылында күпфункцияле үзәк, Карадуганда җәйге спорт мәйданчыгы ачу тантаналарында булалар.
Кичке 17.00 сәгатьтә Балтач мәдәният үзәге каршындагы мәйданда уза торган халык җыенында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250