Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кызга ни җитми?

Балигъ булмаган балалар эшләрен караучы комиссия әгъзалары каршына нинди генә кешеләр килми. Аларның бөтенесен дә балаларын тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәү берләштереп торса да, араларында исерек әти-әниләр дә, үзләре әти-әни булырга да өлгермичә, ата-ана йөзенә кызыллык китерүчеләр дә бар.

Бу очракта әти-әниләргә шелтә генә бирелеп калмыйча, саллы гына штрафлар да түләргә туры килә. Ә бала кәеф-сафа корганда күз яше түгүче әнисен дә, бары аның аркасында комиссия алдында кызарып басып торырга мәҗбүр булган әтисен дә уйламый. Ярар инде балалар, аларга әле акыл кереп бетмәгән дип әйтеп була, ә ике бала анасы булып та, мәңге айнымас әни турында нәрсә дияргә? Хатынын тиешле дәрәҗәдә тота алмавына ирне гаепләргәме? Юк, җәмәгать, бу юл гына да дөрес булмас һәм шушы урында «Хатын-кызга ни җитми?» дигән сорау бирәсе килә.
Кемнәрдер якыннарын югалтып, яшәү мәгънәләрен җуя, көне-төне күз яше түгә, ә сәрхүшкә әйләнгән адәм затларына сүз дә әрәм итәсе килми. Әле генә булып үткән Әниләр көне уңаеннан без кадерлеләре-безгә дан җырладык, аларны олыладык. Ләкин ана исемен йөртергә лаек булмаганнар да бар бит әле арабызда. Андыйлар белән мин гадәттә КДН комиссиясендә очрашам. Районыбызның бер авылында туып-үсеп, бүгенге көндә дүртенче мәртәбә кияүдә булган ханымның улы янәшәсендә түгел, ә әбисе белән яши. Чөнки хатын: «Ирем аны кабул итми», дип үз янына алып китми. Сыйныф җитәкчесе әйтүенчә, малай 5нче класста гына укуына карамастан, тәмәке дә тарта икән инде, тәртибе дә мактанырлык түгел. Ләкин күңеле бик йомшак әлеге бала әнисе янәшәсендә яшәргә теләвен яшерми.
Урамда теләсә кем белән эчеп, өйгә кайтып тавыш чыгарган, балаларына тынычлык бирмәгән ир-атларга да җүнле сүз әйтергә тел әйләнми. Үсеп җитеп балалар үзләренә шуны күрсәтә башласа, нишләрләр икән алар? Бүгенге ялгышларының җимешләрен татулары икәнен аңларлармы?
Азып-тузып йөргәнче тынычлыкта яшәүгә нәрсә җитә соң, җәмәгать? Изге гамәл юлдан яздырмый дигән сүзләрнең асылын аңласак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250