Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Хезмәт» десанты-2 — Сизнерда

«Смәел авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенә керә торган удмурт авылы. Балтачтан 26 километр төньякта, Арбор елгасының уң як ярындагы үзәнлектә урнашкан. Чепьядан 7 километр көнчыгышта, Себер юлыннан 8 километр көнбатышта.

Халык авылны өч өлешкә бүлеп йөртә: Чепья тарафы Шудпоу (Бәхетле як), Смәел ягы Петергурт (Петр авылы), урта өлеше Шонер-Кенер (Туры коймалы) XVIII гасыр ахырыннан Вятка губернасының Малмыж өязе Урта Көшкәт волостена кергән.
Төрле елларда Чепья, Арбор волосте җирлегендә саналган 1930 елдан - Балтач районы составында. 1938-1958 елларда Чепья районы җирлегендә булган. 1918-1958 елларда Сизнер авыл советының үзәге. Бөек Ватан сугышына авылдан 68 ир-егет китә. Аларның 38е батырларча корбан була. Авыл хатыннары, өлкәннәре, балалары шундый ук батырлык белән җиңү көнен якынайту өчен хезмәт итәләр. Авыр елларда Сизнерда эвакуацияләнеп килгән 17 кеше сыену урыны тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250