Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хезмәт десанты” Карык-Сермада – Җанлы тормыш белән яшиләр

Карык Серма авылы үзенең табигате, халкының кунакчыл һәм ачык булуы белән бер күрүдә күңелебезгә хуш килде.

Урам буйлап авыл белән танышып йөргәндә игътибарыбызны бик юан тал агачы җәлеп итте. Кызыксынып янәшәсендәге бинага үтәбез. Ул исә клуб һәм китапханә икән. Нинди максат белән килүебезне белгәч, китапханәче Мария Якимова бик теләп авыл, аның үткәне, бүгенгесе турында тәфсилләп сөйләде.
Иң беренче кызыксынып нәкъ авл уртасында үсеп утыручы әлеге тал турында кызыксындык. Баксаң, авылдагы иң юан агач икән. Аны хәтта өйләргә ягарга күмер беткән елларда утынга дип кисмәкче булганнар, әмма кисә алмаганнар. Тал исә яңадан үсеп, тернәкләнеп киткән. Менә бит гомерен бетмәсә.

- Авылда мәктәп, балалар бакчасы ябылса да, бүгенге көндә клуб, китапханә, кибет эшләп тора. Фермада үгез, таналар үрчетәләр. Умарталык эшли. Биредә Семен Шестаков җитәкчелек итә. Элекеге елларда 100 баш умарта булса, бүген аларның саны бераз кимеде. Тормышлар авыр дип зарланмыйбыз. Күп итеп мал асрыйбыз. Авылда эш булмаганнар Чепья, Балтач, Казанга йөреп эшли, - ди Мария Анатольевна.

Әнә шулай заманага зарланмый, булганына шөкер итеп, булмаганын үз көчләре белән табып яшәп яткан мәле авылның. Хуҗалыкта барлыгы 29 сыер көтүгә йөри, өйләргә су кергән. Кәрәзле телефоннар тота, интернет эшли, диләр. Соңгы 20 елда 14 яңа өй төзегәннәр, 10сын зурайтканнар.

- Авылыбыз кечкәнә булса да, китапханәгә йөрүчеләр күп. Күбрәк авыл тарихы турында альбомнарны сорыйлар. Тарихны барлау, миллилекне саклап калу юнәлешендә бик күп эш башкарабыз. Авыл тарихын туплау, китапханәнең бер почмагында музей булдыруыбыз да шул максатта эшләнә. Җанлы тормыш белән яшибез. Безгә хәтта фольклор җыярга дип Ижау шәһәреннән кадәр кайталар, - ди кайнатасы Александр Якимов хезмәтен дәвам итүче, инде 15 ел биредә эшләүче Мария.

Хезмәтләре матур булган кебек гаилә тормышлары да үрнәк Якимовларның. Өч буын бергә төп нигездә дус-тату булып авылдашларына үрнәк булып яшиләр. Константиновлар, Петровлар да авылның йөз аклыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250