Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Хезмәт десанты» Карык-Сермада. Авылның алдынгы комбайнеры

Карык-Сермага кадәр баргач, заманында авылның гына түгел, районның алдынгы комбайнеры булган Валентин Кириловка керми китә алмадык.

Сугыш башланганда Валентин Иванович 9 яшьтә була. Кечкенәдән олыларга ияреп басуга эшкә чыга. Нәни Валентинның хезмәт юлы әнә шулай бик иртә башлана. Тырыш, үз дигәненә ирешүчән егет тиз арада матур күрсәткечләргә ирешә. Шул югарылыкны югалтмый колхоз, район күләмендә алдынгы комбайнер булып таныла.
- Лаеклы ялга чыккач та 6 ел эшләдем әле. Күкрәгем тулы медальләр хезмәтемнең нәтиҗәсе, - ди хезмәт ветераны.

Алар тормыш иптәше Зинаида белән ике кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бер уллары запастагы милиция полковнигы, Удмуртия Республикасының Игра шәһәрендә яши. Өлкән кеше буларак Валентин Ивановичтан авылның киләчәге хакында сорадык.

- Ничек инде авыл өчен җан атып яшәүче халкы булганда киләчәге булмасын, ди. Дөрес, тормышлар хәзер элеккеге кебек булмаса да, яшим дигән кешегә җаен табарга була, ачлык заман түгел бит, иң мөһиме анысын күрергә язмасын, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250