Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт итә егетләр

Пыжмара мәктәбен тәмамлаучылар чыгарылыш кичәсенә җыелды. Җәйге матур көн шатлыктан балкыган егет-кызларның йөзләрен тагын да матурлый. Кесәсендә иртәгә армиягә чыгып китәргә дигән чакыруы булган Рөстәм дә классташлары белән бергә елмая, шатлана. Бу сөенеч кич аны озату мәҗлесендә дә дәвам итте.

Икенче көнне район хәрби комиссариатыннан да үзен озата килүчеләргә күтәренке күңел белән кул болгап китте ул. - Кечкенәдән флот киемнәре киеп, солдат булып уйнарга яратты, - ди аның турында әбисе Нурия. Спорт белән гел шөгыльләнгән. Гер күтәрү буенча мәктәптә генә түгел, район, республика ярышларында катнашып призлы урыннарны алган. Армиядә дә актив икән. Төрле частьлардан җыелган солдатлар арасында икенче урынга чыгып, көмеш медаль яулаган. Әле китәсе елны да Пыжмара, Норма сабантуйларында гер күтәреп, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, күп бүләкләр алган. Сүзебез Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче Түбән Сәрдек егете Рөстәм Әюпов турында. Аның әтисе Раиф та солдатта булган. Раифның әтисе Шөгаеф та ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткан.
Узган җәйдә Пыжмара авылында да ике йортта егетләрне солдатка озату мәҗлесләре үткәрелә. Кайчандыр үзе дә армия сафларында хезмәт итеп кайткан Хәлим Әүхәтшинның улы Ранил, Фәнис малае Фәндүс Галиев бер-бер артлы ир-егет өчен мактаулы бурычларын үтәргә чыгып китәләр. «Көткән кешегә генә бик озак тоела, бер ел вакыт узып та бара икән ич инде. Егет кешене чыдамлыкка, ныклыкка да сыный инде ул солдат хезмәте», ди аларның үзләре дә армиядә хезмәт итеп кайткан әтиләре.
Быел җәй Норма авыл җирлегендә дә өч егет солдаттан кайтачак. Кариледән Айнур Әхмәтбаев, Чапшардан Раназ Мөкминов, Килидән Рафил Әсхәдуллин үзләре хезмәт иткән частьларда мактаулылар. Әти-әниләре, туганнары, гомумән, райондашлары йөзенә кызыллык китермичә, намус белән хезмәт итәләр.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250