Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтле һәр көне

Ул туган авылын, аның халкын бик ярата. Шуңа да яңалыкларны тизрәк газета битләрендә бастыру өчен безгә телефоннан шалтырата яки матур гадәт буенча хат яза. Шода авылында яшәүче Фәния Идиятова күп еллар дәвамында әнә шулай актив хәбәрчебез булып безнең белән хезмәттәшлек итә.

Очрашканда шаяртып ул еш кына лаеклы ялга чыккач «Хезмәт»тә эшли башладым дип әйтергә ярата. Чыннан да, авылда нинди яңалык бар, ул тизрәк «Хезмәт»кә хәбәр итә. Нияте авылдашларының уңышлары, булганлыклары турында газета битләрендә бастыру. Ә кем соң ул Фәния Идиятова? Каләм тибрәтергә нәрсә этәргеч ясаган? 1937нче елның ямьле май аенда дөньяга килгән Фәния кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Арча педучилищесына укырга кергән җирдән кире кайтырга мәҗбүр була. Чөнки әти-әнинең укытырга мөмкинчелеге булмый. Әмма чынга ашмый калган ак хыялны тырыш хезмәт алыштыра. Комзавод авылында мәктәп директоры булып эшли, ә нәкъ бер елдан Шода авылына клуб мөдире итеп күчерелә. Фәния апа Казахстан якларында чирәм җирләрен эшкәртүдә дә катнаша. Туган авылына кайткач, Куныр авылында кибеттә эшли һәм 1994нче елда лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Фәйзелгаян белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Фәния апаның яшьлек хыялын кызлары Ләлә, Рәсимә, Былбыл тормышка ашыра. «Берсен дә мәҗбүр итмәдем. Укытучылык һөнәрен үз теләкләре белән гомерлек юлдаш иттеләр. Үзем укытучы булып эшли алмасам да, мөгаллимә-кызлар тәрбияләвем белән бәхетлемен», ди ул. Ә каләм чарларга нәрсә сәбәп булды соң дип сорыйм әңгәмәдәшемнән:
- Лаеклы ялдагы кешенең вакыты күп була. Тарих битләрен янәдән кирегә ачып чагыштырырга мөмкинлекләр дә күп. Ә төп сәбәп ул авылдашларымның тырышлыгын, авылымның гүзәллеген башкаларга күрсәтү, аларны танылдыру, - ди хәбәрчебез.
Актив хәбәрчебез буларак газетабызның 75 яшьлек юбилеенда катнашуын да зур горурлык хисе белән искә ала Фәния апа. Сәүдә системасында тырыш хезмәте өчен «Гасыр кичкән буын» иҗат бәйгесендә делегат буларак катнашкан Фәния Идиятова инде 15 ел Шода ветераннар советы әгъзасы булып тора. Ул бервакытта да бер урында таптанырга яратмый. Ул гел эзләнүдә, иҗатта. Фәния апа авылда да хөрмәткә лаек кеше. Аңа еш кына киңәш-табышка киләләр, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Актив хәбәрчебез Фәния Идиятова һәр туар таңга шатланып, алдагысын өмет итеп, булганына шөкер итеп тормыш казанында кайнап яшәве белән күпләргә үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250