Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәттәшебез Шакирова Фәридә Гариф кызыныӊ бүген туган көне

Аӊа хәерле озын гомер, сәламәтлек, иксез-чиксез бәхет һәм иҗат чишмәсе саекмасын дигән теләктә калабыз.

Укучыларыбызга аныӊ иҗатыннан берничә шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итәбез.
Бер сүз җитә
Чаткы булып яшьнәү өчен көчле чакта
Рухландырып әйтә торган бер сүз җитә.
Акыллының фатыйхасын иман итеп
Канатланып эшләүләргә нәрсә җитә.
Кеше көчле, зиһене үткен, акылы саф,
Кирәк чакта зур эшләргә башы җитә.
Адәмнән дә зуррак көчкә иядер сүз.
Иманыңны какшатырга бер сүз җитә.
Кешеләрне күтәрергә байрак итеп,
Урынлыга мактап әйткән бер сүз җитә.
Бәгыре каткан өметсезне җылыту өчен
Чын күңелдән ихлас әйткән бер сүз җитә.
Телең, әгәр, кылыч кебек кискен булса,
Вакытында куя бел син, берәр киртә.
Гадел булып, туры булып әйтер булсаң
Рух ныгытыр өчен дә бит бер сүз җитә.
Олыгайгач хәтереңне калдырырга
Салкын караш күләгәсе хәтта җитә.
Безнең күңел җылы сүзгә мохтаҗ хәзер,
Шуны ишетсәң әрнүле җан эреп китә.
Зирәк кеше сүзен үлчәп сөйләшкәнгә
Күңелендә иң эчкерсез хисләр йөртә.
Изге ният әгәр ипләп телгә күчсә,
Бәрәкәтле, сәгадәтле булыр иртә!
***
Мин кумадым дөнья,
Дөнья куды мине,
Чыбыркылап, хәтта дөмбәсләп.
Ат күк җикте,
Сыер кебек сауды.
Җегәр имде кайнар йөрәктән.
Мин кумадым дөнья.
Артка тибеп,
Тәҗел «кирәк» кардан йөгертте.
Җаным акка, пакъка ымсынганда,
Һаман керле күлмәк кидертте.
Чүкеч белән рухны төйдертте.
Тормыш диңгезенең
Тыныч утравына
Күңел инде күптән ашкына.
Бәгырь түрләрендә
Кутыр кебек каткан
Үткәннәрнең ачы юшкыны.
Яхшылык дип
Чәчкән орлыкларны
Ач далада җилләр тузгыта.
Хәләл көчнең ихлас дәрманыңның
Болай кадерсезлегеннән
Фида җаннар гына ут йота.
Гамьсез буын аны оныта.
Дөнья куган буын,
Ил-йорт муллыгына
Ныклы нигез салгач, тилмереп.
Вөҗдансызның салкын карашыннан
Картлыгына атлый иелеп.
Хәрам малга туя алмаганнар
Намусына карый төкереп.
Гаделлекне мәңге табалмассың,
Еласаң да шашып, үкереп.
Гомер безнең кыска җәй кебек -
Чәчәк аткан чагы аз була.
Килеп җиткәч инде алтын көзгә
Күңелләргә тирән моң тула.
Берәү ялгыш авыр сүз әйтсә дә,
Хәтер кала, күңел кителә.
Кемдер исә ихлас хәлең белсә,
Күздән якты нурлар бөркелә.
Җылы караш тансыклаган җанны,
Сизгер кеше тоеп ала ул.
Үз борчуын бер кырыйга куеп,
Юатырдай сүзләр таба ул.
Җанда булган миһербанлык хисен
Җәлләмичә өләш үзең дә.
Акыл җыеп гомер кичкән кеше,
Юмарт була һәм дә түзем дә.
Үзеңнең дә яшәү көчең артыр,
Жәлләмәсәң йөрәк җылысын.
Салкын көзнең кыраулары төшмәс,
Иминлектә балкып торырсың.
Алтын көзнең асыл бизәгедәй
Җылы торсын бездән бөркелеп.
Туар таңның кадерләрен белеп,
Яшик әле нурга күмелеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250