Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрбиләрнең “әтисе”

Һәрбер кеше яшәеше, тәртибе һәм кылган гамәләре белән безнең тормышыбызда, тарихыбызда нинди дә булса эзен калдыра. Хәрби комиссариат системасы һәм Балтач районы тарихларында якты эз калдыручы шундый шәхес итеп отставкадагы өлкән прапорщик Марат Гаяз улы Сөләймановны куярга була.

Күп кешеләр аны яратып, хөрмәт итеп аны Марат абый дип йөртәләр. Безнең буын кешеләренә военкомат дигән сүз ишетелсә, Марат абый искә төшмичә калмый.

Ул 1964нче елда Блтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, шул ук елның октябрь аенда, армия сафларына алына. Т-62 танкы командирына укып, Польша территориясендә урнашкан танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Шул вакытта Марат абый үзенең киләчәк тормышын илебезнең кораллы көчләре белән бәйләргә була.
1968нче елда Балтач районы хәрби комиссариатында хезмәтен дәвам итә. Аның кешелеклелеге, эш сөючәнлеге, яшь буынны Туган илгә тугрылыклы булырга, чын патриот булып үсүләре өчен тәрбия эшләре алып барулары һәм башка уңайлы сыйфатлары шушы хәрби комиссариатта хезмәт иткән вакытында аеруча күренә башлый.

Хәрби хезмәт буорычларын үтәп кайткан, Балтач районыбызның күп кенә ир-егетләре, нинди генә авырлыклар һәм югалтулар күргән булсалар да, горурланып, "Безне армиягә Марат абый җибәргән иде һәм кайтканда каршы да алды", дип җылы хисләр белән искә алалар. Минем үземә дә һәм башка егетләргә дә офицер һөнәре сайларга Марат абыйның дөрес һәм төпле киңәшләре булышты. Күпләребез кечкенәдән үк хәрби кеше булабыз, дип хыялланып йөри идек, ә инде вакыт җиткәч, кем булырга, кайсы хәрби уку йортына керергә, хәрби хезмәттә тырышлык һәм тшртиплелек аеруча кирәкле булуы турында, үзеңне кешеләр арасында ничек тотарга һәм Марат абыйның башка киңәшләре безгә киләчәккә туры юнәлеш булды.

Марат абый Сөләйманов 1992-2009нчы елларда район хәрби комиссариатында яшьләрне хәрби хезмәткә хәзерләү буенча инструктор булып эшләгән. Хәзерге көндә лаеклы ялда. Тормыш иптәше Гөлнур апа белән ул-кызлары, килен-кияүләре, оныклары белән күпләргә үрнәк булып, матур гомер итәләр.

10нчы августта Марат абыйга 70 яшь тула. Шул уңайдан шәхсән үз исемемнән, Әфганстанда хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар, районыбызда һәм чит тзбәкләрдә төпләнеп калган отставкадагы һәм запастагы офицерлар, прапорщиклар, мичманнар исеменнән Марат абыйны олы юбилее белән котлыйм. Нык сәламәтлек, тыныч, аяз күк йөзе телим. Гөлнур апа белән хәерле, озын, тигез тормышта, балаларының, оныкларының бәхетләрен, шатлыкларын күреп, аларның күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын.
Фәрит ГАЛИМОВ,
Запастагы майор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250