Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәт итеп яшәде

Табигатьнең гүзәл мизгелләренә кинәнеп яшәрбез генә дигәндә, 2нче июль көнне сыйныфташыбыз - Дорга авылында яшәгән Юрий Волков мәңгелеккә күзләрен йомды.

Аның үлеме бөтен авылны өнсез калдырды. Типсә - тимер өзәрдәй көчле, нык ихтыярлы, һәммә кешегә ачык, ярдәмчел Юрийның безне ташлап китүенә күңел ышанмады. Якыннарына, туганнарына һәрчак миһербанлы булган Юрий Волков сыйныфташларын да һәрвакыт хөрмәт итеп яшәде. Алмадай 4 баласын ятим калдырып, сөекле тормыш иптәшенең, газиз әнисенең, туганнарының, авылдашларының бәгырьләрен телеп, китеп барды. Юрийның бит әле балаларын башлы-күзле итәсе, оныкларын сөеп, Надежда белән бәхетле картлык кичерәселәре бар иде. Тик, нишләмәк кирәк.
Юрий Волков бик актив, киң күңелле шәхес иде. Очрашуларны да иң элек ул башлап йөрде. Зур операцияләр кичереп тә, төшенкелеккә бирелми, яхшыга өметләнеп яшәве бик күпләрдә соклану хисе уятты.
Язмышлардан узмыш юк шул. Югалту никадәр генә авыр булмасын, безгә язмыш белән килешергә генә кала. Мәрхүмнең әнисенә, тормыш иптәшенә һәм газиз балаларына, туганнарына Ходай сабырлык бирсен. Хуш, сыйныфташыбыз, авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта, рухың шат булсын. Син безнең күңелләрдә мәңге сакланырсың.
Сыйныфташларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250