Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле Әфганчылар!

Һәр елның 15нче феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 24 ел вакыт узган.

Һәркемгә мәгълүм - сугыш корбаннарсыз булмый. Безнең Татарстан җирлегендә туып-үскән менә дигән 257 егет тау-таш арасында җан биргән... Шушы сугыш кырында үзенең ирләрен, улларын, абый-энеләрен югалткан гаиләләр өчен Әфган сугышы беркайчан да тәмамланмаячак. Беребезнең дә бу кайгылы көннәрне онытырга хакы юк!
Әфган сугышы кырында булган якташларыбызга хәрби хезмәтләрен төгәл үтәүләре, батыр һәм намуслы булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хәрби бурычка тугры булуыгыз, үзара ярдәмләшеп һәм дус булып яшәвегез яшь буын өчен яхшы үрнәк булып тора. Ел да Әфганчылар көне уңаеннан үткәрелгән очрашып-сөйләшүләр, мәдәни чаралар сезнең бердәмлекне тагын да ныгытсын, уртак максатларыгыз тормышка ашсын, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250