Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң газиз кешем минем

Яз сулышы тирә-юньдә, 8 нче Март килә. Кояш та алтын нурларын Көндәгедән күп сибә. Бәйрәм белән котлыйм сине, Котлыйм чын-чын күңелдән. Тазалык һәм бәхет телим, Изге теләк шул миннән. Авыр сугыш елларында Үтте үсмер чакларың. Җиңел юллар эзләмәдең, Туры юлдан атладың. Тегәсең дә, бәйлисең дә, Алтын синең кулларың. Күпләргә үрнәк...

Яз сулышы тирә-юньдә, 
8 нче Март килә. 
Кояш та алтын нурларын 
Көндәгедән күп сибә.

Бәйрәм белән котлыйм сине, 
Котлыйм чын-чын күңелдән. 
Тазалык һәм бәхет телим, 
Изге теләк шул миннән.

Авыр сугыш елларында 
Үтте үсмер чакларың. 
Җиңел юллар эзләмәдең, 
Туры юлдан атладың.

Тегәсең дә, бәйлисең дә, 
Алтын синең кулларың. 
Күпләргә үрнәк булырлык 
Синең хезмәт юлларың.

Байлык артыннан кумадың, 
Барына шөкер иттең. 
Бу гүзәл гадәтләреңне 
Син миңа да өйрәттең.

Бу дөньяда мин үземне 
Бик тә бәхетле сизәм. 
Әни диеп әйтүләрнең 
Кадерен күбрәк беләм.

Киңәшчем дә, таянычым, 
Иң газиз кешем минем. 
Таза-саулык, озын гомер 
Телим сиңа әнием.

Гөлнур ГАЛИЕВА Балтач авылы

Фото: http://tanyafedorova.ucoz.ru/blog/ljubov/1-0-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250