Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Иң-иң” дүрт райондаш

Районда умартачылык белән 16 кеше шөгыльләнә.

Тимирязев исемендәге хуҗалык умартачысы Раузит Мәрданов исә үткән елгы эш нәтиҗәләре буенча алар арасында җиңеп чыккан. 20 еллык стажы булу да үз ролен үтәгәндер. 166 корт семьясыннан ул 10,4 центнер бал суыртып алган.
Шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар арасында "иң-иң" булып танылган Илфат Гарифуллин исә Урта Көшкәт авыл җирлегендә яшәүчеләрдән 880 тонна сөтне җыеп, сөт-май комбинатларына тапшырган. Шодадан Факия Габдрахманова үз хуҗалыгындагы бер сыердан 7 тонна сөт сатып, рекорд куйган. Кургемда яшәүче Валерий Семенов хуҗалыгы исә биш сыер асрый икән. Бу гаилә үзләреннән арткан 19,4 тонна сөтне җыючыларга тапшырган. Өстәмә табыш уңган хуҗаларга өстәмә мөмкинлекләр дә тудыргандыр...
Фото: http://paseka.su/news/item/f00/s01/n0000191/index.shtml, http://severodoneck.lg.ua/news/sti/167-za-prodazhu-moloka-meda-i-shersti-sobstvennogo-proizvodstva-nalogi-platit-ne-nuzhno.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250