Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңү көне – хәтер көне бит ул...

Нәсел шәҗәрәмә күз салсам, минем 6 бабаем Бөек Ватан сугышында тыныч тормыш өчен көрәшкән, шуларның икесе генә кире әйләнеп кайткан.

Тырыш, кешелекле, гади Маннановлар нәселендә егерме бишенче онык булып дөньяга килгәндә, минем кадерле Ләмига әбием 72 яшендә булган. Төп йортта үз янында яшәгәнгәме, башка күпсанлы онык-оныкчыкларыннан аерып, ничектер артыграк ярата иде ул мине... Шуңа да әбиемнең арабыздан китүен авыр кичердем мин. Тиздән синсез яши башлавыбызга да 1 ел тула, әбием. Исән чагында аның хәтер сандыгын барларга ярата идек. Минем әбиемнең балачагы сугыш чорына туры килеп, алабута орлыгыннан пешергән әче икмәк, кычыткан, черек бәрәңге ашап үткән. Әтисе Мөхәммәтвәлине сугышка озатканнарын, бары бер генә хаты килүен, Мәскәү шәһәре янындагы каты бәрелешләрдә хәбәрсез югалуы хакындагы кара хәбәрне алуларын күз яшьләрсез сөйли дә алмый иде әбием.
- Әнием Гамилә бик тырыш булды, 4 баласына әтисезлекне сиздермәскә тырышты, сыерны бетермәде, алабута орлыгын җыеп, аны иләп, мичкә ат, сыер тизәге ягып, төнлә ипи сала иде, чөнки көндезләрен төтен чыгарырга ярамаган, - дип хатирәләрен яңарта иде ул.
Кече сеңлесе Асия апа 1941нче елда әтисе сугышка киткәндә, туып кына кала. "Әти" сүзен әйтергә дә өлгерми, бер тапкыр йөзен дә күрми. Балачагы, яшьлеге ачлы- туклы, чабаталы чорга туры килеп, бик авырлык белән гомер итсәләр дә, урагын урып, урманын киссәләр дә, сынмаганнар, сыгылмаганнар алар.
- Әтиле кешеләргә кызыгып, артларыннан карап, кимсенеп, елап кала идек. Бүген тормышларыбыз бик рәхәт, балам, әти-әниләрегезнең кадерләрен белеп, тәүфыйкълы булып үсегез! - дип изге теләкләрен тели иде әбием. Бабаем Барый белән гаилә корып, 11 балага тормыш бүләк иткәннәр. Әбием исән булса, 70нче Җиңү язын шатланып каршы алган булыр иде. 9нчы май көнендә безнең өйдә бәйрәм була иде. Ел да әбине котларга балалары, оныклары килә торган иде. Бөек Җиңү көне турында искә алганда, аның йөзеннән моңсулык бөркелә, күзләрендә яшь тамчылары ялтырый иде. Юк кына әйбергә дә ихлас күңелдән шатланып, һәркайсыбызга изге догада булды, кулыннан тәсбихын төшермәде әбиебез.
Безгә тынычлык бүләк иткән сугыш һәм тыл ветераннарын, күпме бәла-каза, кайгылы хәбәрләр китергән, миллионлаган кеше гомерләрен өзгән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый!
Илүзә МАННАПОВА,
5нче сыйныф укучысы,
Чапшар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X