Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң тәмле коймак, өч казан пылау

Газетабыз битләрендә Гает бәйрәменә чакыру игъланы басылгач, анда нишлиләр, мөэмин булмаганнарга да барсаң ярыймы соң, дип сораучылар күп булды. Ә инде барып үз күзләре белән күргәч, бәйрәмне бик ошатуларын белдерделәр.

Бәйрәм үзенчәлекле итеп оештырылган. Аллаһы Тәгалә аяз, кояшлы көнен дә бирде. Мәйдан тирәли бәйрәмчә киенгән мөэмин-мөселманнар урын алган, балалары исә мәйдан уртасында... Мәйданда исә тыйнак кына уеннар бара: күз бәйләп әйбер кисү, чүлмәк вату, бассейнда балык тоту, җиңелчә шар шартлату, алма җыю һәм башка уеннар. Сәхнәдән мөнәҗәтләр яңгырый, хәдисләр укыла... Сабыйларга гает күчтәнәчләре өләшәләр. «Иң тәмле коймак» бәйгесе бара... Унга якын ханым-туташ коймак пешереп алып килгән, җиңүче булып мич коймагы пешергән Балтачтан Гөлчирә Шәрәфетди-нова белән Гөлфия Сәлахова танылды. Дәү-дәү мичләр сүтелгәч, коймаклар «зәңгәр ягулык» утында чыжлаган бу заманда мичне саклап калу бер батырлык булса, утын ягып, әйтеп бетергесез тәмле коймак пешерү җитмештән узган өлкәннәр өчен нинди күркәм күренеш! Районыбызда үткәрелүче дини бәйрәмнәребез шунысы белән үзенчәлекле - биредә зур-зур казаннарда пылау пешә. Ә менә Гает бәйрәмендә коймак та пешерделәр, һәркем бушлай коймак, чәй, компот белән сыйланды. Оештыруга районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре дә алынган, нәкъ менә алар бәйрәмне алып барды, балаларны, өлкәннәрне уеннарда катнаштырды.
Райондашларыбызны бәйрәм белән котларга ТРның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, райондашыбыз Линар Якупов та кайткан. Җөмһүриятебезнең Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач муниципаль район Советы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та Гает бәйрәмен хөрмәт итеп килгән һәркемгә бәйрәм сәламнәрен җиткерделәр.
Гает бәйрәме бистәдә моңарчы да үткәрелә килде, ләкин үзәк мәчет территориясеннән ары китмәде. Быел исә аны тагын да зур масштабта үткәрергә уйладылар, моның өчен «Хәләл» индустриаль парк мәйданын сайладылар. Шуңа да бу бәйрәмгә райондашларыбыз бик теләп, ирекле рәвештә килде.
Киләсе елларда да изге Рамазан айларын хәере белән үткәреп, исән-сау уразаларыбызны тотып, нәкъ быелгы кебек бәйрәмебезне күркәм рәвештә уздыра алсак иде, дип таралышты милләттәшләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250