Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Игътибар — балалар» айлыгы игълан ителде

15нче майдан 15нче июньгә кадәр республика күләмендә традицион профилактик чара «Игътибар - балалар» айлыгы игълан ителде. Айлык вакытында җәяүле балаларның юлда дөрес йөрүенә, велосипедта 14 яше тулмыйча идарә итүчеләргә һәм 16 яше тулмаган балаларның скутер һәм мопедта йөрүләренә игътибар аеруча артачак.

Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары, ягъни баланы махсус утыргычсыз яки куркынычсызлык каешы эләктермәгән килеш машинага утыртып йөрүче әти-әниләрне кисәтү максатыннан мәктәп һәм балалар бакчалары яннарында рейдлар оештырылачак. Тиздән җәйге каникуллар башланачак һәм юлларда балаларның хәрәкәте артачак. Иң беренче чиратта балаларга юл кагыйдәсе таләпләрен төшендерүче кешеләр - без, өлкәннәр һәм әти-әниләр. Балаларыбызга яхшы яктан гына үрнәк күрсәтик һәм игътибарлы булыйк.

Фото Интернет челтәреннән алынды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250