Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар яңа сәхифә – «Эш кешесе»

Төрле һөнәрләргә һәм өлкәләргә багышлап республикабызда башланган һәм соңыннан Россия күләмендә күтәреп алынган бәйрәмнәр һәм еллар күп.

Ә менә күрше Киров өлкәсендә узган ел Эшмәкәр елы булган икән. Аннан алдагысын хезмәт кешесенә багышлаганнар.
Сүз уңаеннан, 2014 ел исә «Гаилә һәм фермер хуҗалыклары» елы. Игътибар итсәк, барысы да конкрет кешеләргә багышланган. Эш кешеләренә. Ә бездә һәр ел нинди дә булса гомуми проблемага, әйтик, мәдәнияткә, тарихи мирасны саклауга һәм башкаларга багышлана. Без еш кына күрсәткечләрне чагыштырып, сөенергә яратучы өлкәдә тулы бер елны гади хезмәт кешесенә багышлау гына да ни тора, шулай бит?
Ә бездә сыер савучы, тракторчы-шоферларны күбрәк алдынгылар слетларында, елга бер мәртәбә Сабантуйларда олылау гадәткә кергән. Юбилярларны да, җыйнап-туплабрак, берәр җыелыш-бәйрәмдә искә алып китәләр. Монысы да ярап тора, бер дә игътибар юк ише булмый. Тик тулы бер елны хезмәт кешесенә багышлау бөтенләй башкача шул.
Танырга кирәк: соңгы елларда газетабызда да бу тема арткы планга күчте. Кемгәдер совет чорыннан калган искелек кебек күренсә дә, без бу традицияне кабат яңартырга булдык, газетабызда «Эш кешесе» исемле яңа рубрика ачып, үзенең гади хезмәте белән көн күрүче уңган-булган кешеләребез турында язачакбыз.
Сездән дә хатлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250