Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Их син, җүләр яшьлек (сәхифә)

Янәдән бергә Хөрмәтле укучыларыбыз! Озак кына аерылышып торганнан соң без янәдән сезнең белән бергә. «Их син, җүләр яшьлек» кабаттан газета битләренә кайтты. Элеккечә ук без сезне районыбызның горурланырлык яшьләре, газетага язучыларыбызның иҗат җимешләре һәм файдалы киңәшләр белән таныштырып барырбыз. Ә сез үзегезнең хатларыгызны «Их син, җүләр яшьлек»кә дип язып почта...


«Тамчы-шоу»да кунакта

Авылыбызда яңа, матур, зур мәктәп ачылуын бөтен җирдә белгәннәр диярсең. Шуңадыр да октябрь аеның беренче атнасында мәктәбебезгә данлыклы «Тамчы-шоу» уенында катнашу өчен чакыру килде. Уенда 6-8нче сыйныф укучылары катнаша ала иде. Мәктәп дирекциясе бу уенда катнашу бәхетен безнең 8нче сыйныф укучыларына бүләк итте. Командаларны бик кызык итеп сайладык: бер командада 3 кыз, икенчесендә 3 егет бер-берсенә каршы ярышырга тиеш булды. Егетләр үз командаларына «Бөркетләр» исеме бирде, ә кызлар «Бөрбаш йолдызлары» булды. Егетләр: Нияз, Рәдис, Рүзәл, ә кызлар: Алсу, Гүзәл, Ләйсән шушы командаларга әгъза булды. Оештыручылар ярышның «Дөнья илләре» темасы буенча булачагын хәбәр итте.
Әй, башланды инде шуннан әзерлек эшләре. Бөтенебез бер үк сыйныфтан булсак та, көндәш команданы барыбер җиңәсе килә бит!

Шулай итеп, Тукай әйткәнчә, җиктереп пар машинаны киттек Казанга карап. Башкалабызда безне бик җылы каршы алдылар. Башта үзебез тамашачы булып, алдагы командаларның уенын карадык. Ниһаять, чират безгә дә җитте. Иң беренче эш итеп, «Тамчы-шоу» программасын алып баручы Марсель Әхмәдуллин безне хөкемдарлар белән таныштырды. Менә алар: Ильяс Сәләхов, Әнвәр Хуҗиәхмәтов һәм безнең авылдашыбыз Ләйлә Минһаҗева. Уенның 1нче туры «Дөнья илләре» дип атала иде. Ике командага да 10 сорау бирелә. Бу турда 10:9 исәбе белән «Бөркетләр» командасы җиңеп чыкты.

2нче турда исә кызларга да, малайларга да дүртәр очко бирелде. Икенче өлешендә видео-роликта кайсы галим турында сүз барганын беләсе иде. Ура! Без дөрес җавап бирдек. Шулай итеп, бу турда исәп 5:4 булды.
Өченче турда сүзләр төзедек. Дүртенче турда капитаннар ярышы булды. Бу юлы бәхет Ниязга елмайды. Соңгы исәп: 31:31, димәк, дуслык җиңде. Безнең сыйныфның нинди бердәм, дус булуын күрсәтте бу уен. Безгә истәлекле бүләкләр тапшырып, изге теләкләр теләделәр. Г.Камал театрына билетлар бирделәр. Безнең барыбызны да зур горурлык хисе биләп алды. Без бик канәгать калдык. Укытучыларның безгә күрсәткән ышанычын аклый алуыбызга да, әти-әниләребезнең йөзенә кызыллык китермәвебезгә дә без бик шат идек. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловнага, сыйныф җитәкчебез Нурания Садыйковнага, оештыручыбыз Раушания Урановнага, машинада җилдереп кенә алып баручы Мәлик белән Динар абыйларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Мәктәптә уку дәверендә шундый күңелле сәфәрләребез күп булса иде.
Алсу МОСТАФИНА
Бөрбаш урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы






Социаль челтәрләрдән еш файдаланасызмы?


ЛӘЙСӘН: көне буе эштә булу сәбәпле, компьютер каршына кич килеп утырырга гына вакыт кала. Анда да күпчелек яңалыклар белән танышам, скайп аша туганнарым белән аралашам, бик сирәк кенә «ВКонтакте», «Одноклассники» сайтларына кереп чыгам.

ГӨЛЗИЛӘ: яшь булсам да социаль челтәрләр белән дус түгелмен, аларның берсендә дә «страничкам» юк. Моны искелек калдыгы итеп кабул итсәләр дә, мин реаль аралашуга өстенлек бирәм.

НАИЛ: йокыдан тору белән интернетка керәм. Элек социаль челтәр аша яңа дуслар таба, таныша идем. Хәзер клиентлар җәлеп итү өчен файдаланам. Минем машиналар ремонтлау сервисым һәм запас частьлар сату кибетем бар. Заказларны һәм сорауларны «ВКонтакте» һәм МаИ.ги аша кабул итәм. Ягъни, социаль челтәр аша мин бизнесымны җәелдерәм.

ЛЕНАР: җәй көне социаль челтәрләр читтә торды, авылдагы эш аларда утырырга ирек бирмәде. Хәзер исә кергәләргә вакыт бар, анда исә тормыш иптәшем беләм чиратлашып утырабыз. Хатыным косметика сату белән шөгыльләнә, заказлар кабул итү һәм җибәрүне интернет аша гына башкара. Улыбыз исә, «ВКонтакте»да төрле уеннар уйный.




Гриппка каршы


Җәмәгать урыннарында грипп йоктырудан ничек сакланырга? Моның ысуллары күп төрле:
1. Урамга чыгар алдыннан борын эчегезгә оксолинлы май, салкыннан саклый торган бәлзәм, балалар өчен крем яки вазелин сөртегез. Грипп, гадәттә борынның лайлалы тышчасы аша йога. Вируслар да шунда «оялый» һәм әкренләп тын юлларына үтеп керә. Ә инде алда әйтелгән чараларны куллану моңа юл куймый.
2. Канәфер чәчәге яки әфлисун, лимон кабыгы чәйнәп йөрү дә организмны вирустан саклый.
3. Кулны юмыйча борын, ирен, күзләргә кагылырга ярамый. Чөнки әлеге органнарның лайлалы тышчасына микробларның эләгүе ихтимал. Шуңа күрә урамда вакытта ашамау да хәерле.
4. Иммун системасын ныгыту өчен иртән ач карынга әфлисун яисә грейпфрут согы эчәргә, кичен йоклар алдыннан бер тырнак сарымсак яки суганлы салат ашарга киңәш ителә.
5. Грипп йоктырдым дип шикләнсәгез, кайнар ванна керегез дә, бер төймә аспирин яки 2 гр. аскорбин кислотасы эчеп төренеп ятыгыз. Бераздан баллап сөт эчәргә дә онытмагыз.

Дөрес туклану да шарт:
1. Салкын көнне дә туңмыйча рәхәтләнеп йөрисегез килсә, урамга чыгар алдыннан дөрес тукланыгыз. Мәсәлән, ботка ашагыз. Чөнки ярмалар организмны озак вакыт җылытып, энергия биреп тора.
2. Урамга чыгар алдыннан күп итеп үлән чәе эчәргә дә онытмагыз. Бу канны күбәйтә. Ә менә салкынга чыгар алдыннан кофе эчәргә киңәш ителми, чөнки ул кан тамырларын кыса һәм кан йөрешен киметә. Нәтиҗәдә, очлыклар сизми башлый. Никотин шулай ук кан тамырларын тарайта. Димәк, урамда тәмәке тартмау да хәерле.
3. Салкында организм бик күп калорий югалта, өстәмә энергия сорый. Шуңа да кышын күбрәк конфет яки шоколад ашарга тырышыгыз.
(«Ашыгыч ярдәм» газетасыннан алынды).

Эзләмә
Яшьлек дигән илләр бармы икән?
Эх, табарга аның эзләрен.
Кичектереп торып булса икән
Гомеремнең моңлы көзләрен.

Тапсам китәр идем ялан тәпи,
Урау юлдан тузан туздырып.
Чабып китәр идем балачакка
Картлыгымнан качып, уздырып.

Ятып аунар идем тузанында
Искә алып рәхәт чакларны.
Шул чактагы кебек матур, изге,
Йә, әйтегез берәр чак бармы?

Йөрер идем ялгыз болынында,
Саклар, барлар идем атларын.
Җырлый-җырлый тарап үрер идем
Акбүз атның ефәк ялкаен.

Коенып чыгар идем инешемдә
Күрмәмешкә салышып ятларны.
Җылый-җылый укып чыгар идем
Миңа атап язган хатларны.

Юк, эзләмә, дускай, яшьлек илен
Таба алмассың балачак эзен.
Калды алар ерак уралып,
Гомер томанында югалып.

Флера Габдуллина
Балтач бистәсе


Сәхифәне Зәлия ХӘСӘНОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250