Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илемнең батыр улы

Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршы алган көннәрдә Югары Ушма авылында яшәүче Валентин Иванович Афанасьевта кунакта булып кайттык. Ветеранның хәл-әхвәлен белешеп, үткәннәргә сәяхәт ясадык.

Бөек Ватан сугышы ветераны бүгенге көндә улы Андрей белән генә яши. Тормыш иптәше Мария Семеновна 2008нче елда ук гүр иясе булган. Валентин Иванович һәрнәрсәдән хәбәрдар булып яшәргә омтыла. Моның өчен хәзер мөмкинлекләр дә зур. Ә менә авыл урамнарының язгы-көзге пычракларда йөри алмаслык булуы аның күңеленә тынгылык бирми икән. Ничек борчылмасын, кендек каны тамган туган туфрагын дошманнардан яклар-саклар өчен хәтта сугышка барган ир-егет бит ул.
Тарих битләрен кирегә ачып Валентин абый белән үткәннәргә сәяхәт ясадык. Үз чордашлары кебек үк авыр елларда үткән балачак, үсмер еллар... Кече Лызи җидееллык мәктәбен тәмамлагач, акча эшләү максаты белән Приморский өлкәсенә юл тота егет. Шуннан аны Куйбышев хәрби училищесына алалар. Биредә ул кече лейтенантлар әзерләүче курслар тәмамлый. Ә 1942нче елның маеннан 1945кә кадәр 51нче аерым инженер-сапер батальонында хезмәт итә. Күрсәткән батырлыклары өчен Афанасьевка «Германияне җиңгән өчен» медале бирелә. Әмма туган җиргә кайту насыйп булмый. Валентин Иванович янәдән ут сызыгына озатыша. Бу юлы Япон сугышына. Ике ел тынычлык өчен көрәшкән өлкән сержант батырлыгы «Японияне җиңгән өчен» медале һәм II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» ордены белән бәяләнә. Туган якка кайту, янәдән аның туфрагына басу, саф һавасын сулау бәхетен татыган Валентин агай Мария Семеновна белән тормыш корып җибәрә. Сугыштан соңгы авыр еллар булганлыктан яшь гаилә Кемерово өлкәсенә юл тота.
4742нче номерлы шахтада эшләп акча юнәлткәч кире туган якка кайталар. Бер елдан янәдән Иркутск өлкәсенә юл алалар. Әмма туган як барыбер үзенә тарта. 1953нче елдан Афанасьевлар Югары Ушмада төпләнеп яши башлый. Тормыш шулай авырлык белән булса да җайга салына. Бүген исә бөтенесе дә бар: акча да, ашарга да, кияргә дә. Шөкер итеп яшәргә генә кала. Тик шулай да Мария апаның булмавы нык сиздерә. Бергәләшеп чөкердәп чәй эчкән, гәпләшкән вакытлар сагындыра. Рәсемдә: Валентин Иванович Афанасьев уңнан икенче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев