Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Иңнәрендә канат барда...»

Балтач җирлеге ул көнне башкала кунаклары белән берлектә армия сафларына алынучы 33 егетне һәм проектта көч сынашырга килгән алты команданы җылы кабул итте.

Күптән түгел «Балтач» универсаль спорт сараенда «Вперед, юнармейцы!» дип аталган республика телевизион спорт-патриотик проектының тәүгесе төшерелде. Әлеге изге эшкә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР хәрби комиссары урынбасары Илдар Биктимеров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев фатыйха бирде.
Ил каршында изге бурычын үтәргә китүче егетләргә, апарны озата килгән әниләргә кунаклар тарафыннан иң җылы сүзләр ирештерелде.
«Армиягә бару - элек иң мөһим моментларның берсе иде. Әмма бер чорда армия сафларында булып, солдат шинелен кию үз популярлыгын югалтты. Бүген шунысы куанычлы: егетләребез янәдән солдат булудан тартынмый. Без сезгә хәерле юллар телибез. Балтачның иң яхшы кызлары сезне һичшиксез көтеп алыр дигән өметтә калам», дип күңелләрне күтәрде Рафис Тимерханович.
Хәрби хезмәт җиңелләрдән түгел. Әмма үзеңне күрсәтә һәм сәләтләреңне ача алсаң, зур авырлыкларны да җиңәргә була. «Алга, яшь армиячеләр!» проекты да моны янәдән раслап күрсәтте. Ярыш җиңелләрдән булмады. Бер генә команданың да сер бирәсе килми. Җитезлек, төгәллек, хәрәкәтчән булуны таләп итүче ярышлар исә егетләрне кыл иләк аша «иләп», иң-иңнәрне билгели. Әмма шулай да район мәктәпләренең 10 - 11нче сыйныфында укучы егетләр чарада үзләрен бүгеннән үк армиягә әзер икәнлекләрен һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмауларын раслады. Вакытка мылтык кору, каршылыклар аша үз командаңа кайту, төз ату кебек ярышлар хәтта тамашачыларны да битараф калдырмады. Читтән генә күзәтеп калмыйча, аларга җан-тәннәре белән ярдәмгә омтылучы әниләр, дус кызлар да көч сынашты дисәк һич арттыру булмас. Ярыш тәмам. Җиңүчеләр билгеле. «Патриот» командасы - беренче, «Орлята» - икенче, ә лицейлылар өченче урынга лаек дип табылды. Җиңү тәмен татучы егетләрнең шатлык хисе аерылышуларны уйлап ут йоткан газиз әниләрнең йөзләренә шат елмаю булып күчте. ... Туган илебезнең тынычлыгын сакларга китүче 33 райондаш егетебезгә солдат сумкасы тапшырылып, исән-сау хезмәт итеп тизрәк туган якка әйләнеп кайтуларын теләгән мизгелдә:
«Очмыйча син түзеп кара,
Иңнәрендә канат барда»
, дип әйтә иде кебек алар.
Әйе, иңнәрдә канат барда һәр ир-егеткә очарга, изге бурычын үтәргә һәм тизрәк туганнары янына әйләнеп кайтырга язсын.

Рәсемдә: «Туган илне сакларга без бүген үк әзер».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев