Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ир-егетнең асылы

Матур бинага туганнар, дуслар, кода-кодагыйлар, күршеләр, «служаклар» җыелган.

Ә түр өстәлдә - буыннар чылбыры. Бер якта иңне-иңгә куеп, 53 ел гомер иткән газиз әти белән әни, уртада Сәйдәш абый белән Флера апа; бергә-бергә 27 ел гомер кичереп ул һәм кыз тәрбияләп үстергән юбиляр Фәнил Сәйдәш улы белән тормыш юлдашы Резедә ханым, икенче якта Алсинә белән кияү Наил, оныклары Адиля, уллары Айнур.
Сүземне юбилярга 50 ел элек гомер бүләк иткән әти-әнидән башлыйсым килә. Алар бик тырыш, үрнәк гаилә. Флера апа 40 ел «Балтач Сельхозтехникасы»нда намуслы хезмәт куйды, иң күп гомерен ир-атның да остасы гына башкара ала торган - токарь булып эшләде. Техникалар өчен нинди генә запас частьлар ясамадылар алар. Флера апаның хезмәт кенәгәсендә бары ике язу, эшкә кергән һәм лаеклы ялга киткәндәге боерык. Ә мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләре, юбилей медальләре бихисап, аның урыны ел саен Мактау тактасында булды. Сәйдәш абыйның 54 еллык хезмәт тәҗрибәсе бар, аның 28 елын Флера апа белән бер оешмада, соңгы еллары икмәк пешерү комбинатында эретеп ябыштыручы булып үтте. Бик тә кешелекле, кунакчыл, бүгенге көндә дә умарталар асрап, дус-туганнарны бал белән сыйлыйлар.
Шушындый тирә-юньгә үрнәк әти-әнидән туган Фәнилгә дә бүген 50 яшь. Фәнил кешеләрне, матурлыкны, табигатьне бик ярата. Үз гомерендә берничә йөз төп агач утыртырга, башка чыгып ике урында йорт җитештерергә, кызын тормышка бирергә, белемле итәргә өлгерә. Төн йокыларын йокламыйча, Резедә белән тырышып эшлиләр, урлашмыйлар, кеше рәнҗетмиләр. Корьән Кәримнең бер хәдисендә «юмарт кешенең генә дуслары күп була» диелгән. Зәйнуллиннар һәрвакыт әти-әнине олылап, туганнарга, дусларга ярдәм итеп, кайнап яшәргә яраталар. Тимерләрдән «челтәр» үреп кешеләрне сөендерәләр. Инде аякка нык баскан эшмәкәрләр Фәнил эш һәм материал тапса, Резедә сызым буенча чутлап, финанс ягын хәл итә. Айнур белән Алсинә дә аларны ярты сүздән аңлап, булышып торалар. Энеләре Фәнис-Гөлшат, апалары Фәния белән дә күпләр сокланырлык дус, туганчылыклы, аралашып яшиләр.
Юбилей гел сюрпризлардан торды. Наил Табанаков, Бәширә Насыйрова, Резедә Шәрәфиева җырлары , күз явын алырдай биюче кызның биюен, матур уеннар оештыруын һәркем сокланып карады. Зәйнуллиннар авыл җирлегендә оештырылган чараларның да төп иганәчеләре, бер генә чара да алар ярдәменнән башка үтми. Район хакимиятенең, Норма җирлегенең Рәхмәт хатлары бик күп игелекле хезмәтләре турында сөйли.
Балаларның әтиләренә әйткән чын йөрәктән чыккан сүзләре, саллы гына бүләкләре - әтиләрен шулкадәр яратулары, хөрмәт итүләре турында сөйли.
Тәнәфес вакытында үзе баккан бал белән кунакларны кайнар чәй белән сыйлаган акъяулыклы әни образы матур хатирә булып әле озак сакланыр.
Ишек алдында гади ат арбасы, авылларда инде аны күптән ватып мичкә яктылар, ә бу гаилә аны төрле ачык төсләргә буяп, чәчәкләр утырткан, ниндиләре генә юк аның. Җәй көне аларның ишек алдына кергән кеше әкият дөньясына эләккән кебек, озак вакыт хозурланып тора. Бу матурлыкларны алар үзләре тудыра, хәләл көч белән эшләп тапкан малларын саранланып дөнья кумый, эш һәм тормыштан ямь табып, матурлыкка омтылып, җыр-моңга гашыйк кешеләр белән аралашып, яшәешнең кадерен белеп, һәр туган көнгә сөенеп яши алар.
Кунакларның эчкерсез теләкләре, әти-әнинең һәр теләккә «амин» дип торуы чынга ашсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250