Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иренең сөяркәсен урманга алып барып тукмаган...

Бу коточкыч гамәлне хатын ахирәтләре белән эшләгән.

Красноярск краеның Тур бистәсендә яшәүче бер хатын 17 яшьлек укучының иренең сөяркәсе икәнен белеп калган. Арытаба хатын ахирәтләре белән бергә балигъ булмаган кызны урманга алып киткән һәм аның өстендә "самосуд" оештырган, дип хәбәр итә "КП" басмасы.

Басма мәгълүматлары буенча, ир кыз белән аңа 15 яшь тулганда танышкан, бер елдан соң аларның мәхәббәте сүрелгән, тик тагын бер елдан соң алар янә йөрешә башлаган. Ирнең хатыны аларның Интернет челтәрендә язышканын күреп калган.

Хатын әлеге кыз баланы дуслары белән бергә урманга алып чыккан һәм шунда аны гафу үтенергә мәҗбүр иткәннәр. Аны анда каты тукмаганнар һәм өенә кире кайтарганнар.

Зыян күрүче полициягә гариза язган. Әмма, басма билгеләп үткәнчә, җинаять эше аның сөеклесенә 16 яшькә җитмәгән үсмер белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен кузгатылган. Иргә 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Фото: ren.tv сайтыннан ; автор: Ример Насретдинов ; чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять үтереш кеше үтерү