Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртәрәк бит әле, яшьтиләр...

Иртән бар дөньяны кабат акка төрергә теләгәндәй, кырпак кына кар сибәләгән иде. Төш алдыннан балкып кояш чыкты. Бар тирә-як яктырды, тик күңелдә генә җанны өшетердәй моңсулык - тагын бер сыйныфташны соңгы юлга озатып кайтып килеш... Җиденчесен. Әле Тәнзиләне озатканга ярты ел да булмаган иде. Инде илле яшь тә тулмаган җиденчебез...

Моннан ун еллап элек "ВТ"да "Кырык яшьлек... Ренат карт" дип, үзебезнекеләрне "Галиябану"дагы Бәдри карт белән чагыштырып язган идем. Бәдри карт, автор һәм режиссерлар күзаллавы буенча, сәхнәгә бер тотам сакаллы, таяклы карт булып чыга. Укучы күз алдына да ул түбәтәен киеп, таягына таянып, вәкарь белән генә атлап йөрүче ил карты булып килеп баса. Ул инде дөнья куудан, дөнья мәшәкатьләреннән шактый ерак, яшьлеге үткән - эшлисен эшләгән. Бу нисбәттән күптән түгел кырык яшьләре тулган сыйныфташларны ул чакта Бәдри карт роленә куеп караганмын. Ренат карт, Фәргать карт, Алмаз карт, Фәнил карт, дигәнмен. Һәм: "...тик безнекеләр янәшәсендә карт сүзен куллану бөтенләй урынсыз, ятышсыз тоела. Аларга әле кул кушырып, өйдә утырырга бик иртә, һәркайсының көче-егәре ташып тора, картлык турында, пенсия турында уйланмыйлар да шикелле... Кайсы ике, кайсы өч бала атасы булган сыйныфташларымның ил-көн алдында оятка калмаслык итеп яшәү өчен мәш килеп тырышкан көннәре. Ни дисәң дә, заманы бүтән шул: бүген кырык яшьтә ир-атлар да, хатын-кызлар да "икенче сулыш"ын гына ача - балалар өчен яши генә башлый әле", - дип өстәгәнмен. Шул "башлау"ның дәвамы турындагы чагыштыру-уйлануларымны: "Алайга китсә, безнекеләргә кайчан соң авыз тутырып Ренат карт, Фәргать карт, Алмаз карт, Фәнил карт... дип әйтербез? Ничә яшьтә? Картаерга (карт дип аталырга) да өлгерми китеп барырбызмыни?" - дип тәмамлаганмын. Кызганыч, инде менә китүчеләр җи­дегә тулды.

Искиткеч сөйкемле, курчак кебек нәфис Вәсиләнең вафатына 36 ел тулып үтсә (ул алтынчы сыйныфны бетергән елны суга батып үлгән иде - аның белән бер көнне туган Фәнзәлиябез исә кызына дустының исемен кушты), һәрчак шат күңелле, җырчы кызыбыз Гөлзада ике еллап элек бакыйлыкка күчте. Яман чир белән авырып. Бик тыйнак, иң тыныч егетләребезнең берсе Заһит та, шук-шаян, бер минут тик тора белмәс, спортчы да, оста биюче дә булган Алмаз да шул чир белән... Тәнзилә дә... Шамил белән Рәиснең үлеме генә кинәтрәк булды. Хәер, үлемгә беркайчан да әзер булып булмый, ахры, ул.

Әле җәен генә йөгереп йөргән, сау-сәламәт булган Алмазның, ярты ел гына авырып, арабыздан китүе дә аяз көнне яшен сугуга тиң булды. Ул инде бөте­небезне дә тереләсенә ышандырып бетергән иде. Табиблар да ышанган булган. Мәскәүнекеләр: "Тагын ике-өч айдан тәмам аякка басачак", - дип дәва­лау курсына чакырган... Тик могҗиза булмый калды...
- Ул кечкенәдән бик үзенчәлекле, кызыксынучан булды. Бөтен нәрсәне бе­ләсе, эшләп карыйсы килә иде. Төпчек бала булганлыктан, әти-әни дә, без дә бик яраттык үзен, - дип сөйли бүген туганнары. - Ул үзе дә бик хөрмәтле, туганчыл булды.

- Алмазны миннән дә шәбрәк белгән кеше юк, -дип сөйли күп еллар җи­тәкчелектә эшләгән Алмазда унөч елдан артык шофер булып эшләүче тагын бер сыйныфташыбыз Ренат. - Шулкадәр аңлашып эшләдек... Ул яхшылыкны күрсәтеп, кычкырып эшләми иде, уена килдеме, эшли дә куя, бик күпләргә ярдәм итте. "Салдым"га киткән ничә сыйныфташны эшкә алды, кеше итәргә тырышты, үзләреннән калды...

Гөлнарасын да бик яратып, кадерләп яшәде Алмаз. Матур пар булып, бер-бер­сенә тиң булып яши белделәр, өч бала үстерделәр. "Ул хатын-кызны шулкадәр хөрмәт итә, шулкадәр гаилә җанлы, бала җанлы иде. Мин шундый ир-егет үс­тергән әти-әнигә гомерем буе рәхмәтле булдым", - ди әле бу югалтуны тулысынча аңлап та бетерә алмаган Гөлнарасы.
...Ә мин исә кабат уйланам. Тормышлар катлаулы, кайчакта кызыксыз кебек тоелса да, хушлашырга иртәрәк бит әле, яшьтиләр. Ак чәчле әбиләр, ак сакаллы бабайлар булганчы матур итеп яшәргә, мәңгелек сәфәргә дә әзер­лекле булып кузгалырга язсын...

P.S. Без, сыйныфташлары, әти-әнисенә, гаиләсенә, туганнарына ныклык, сабырлык телибез.
Гөлсинә Хәбибуллина.
("Ватаным Татарстан",
/№ 38, 22.03.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250