Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исән калган бердәнбер солдатныӊ сугышчан дусларына бүләге

Балтач районыныӊ Мари иле белән чикләшкән урында урнашкан Каенсар авылы 15 август көнне үзе кечкенә булса да, кайнап торды.

Тормыйча, районныӊ социаль бүлеге хезмәткәрләре, район пенсия фонды, район үзәк хастаханә белгечләре авыл халкын кабул иттеләр, гозерләрен тыӊладылар, машина белән килгән кибет киштәләре дә тиз бушады. Кыскасы килгән кешеләр Каенсар авылыныӊ үз кешеләренә караганда күберәк тә иде бугай.
Авыл тарихында алтын сәхифә белән язылырлык төп тантана көн өйләдән авышкач башланып китте. Каенсар авылыннан Бөек Ватан сугышына 43 сугышчы китә, шуныӊ 21 генә исән-сау сугыш дәһшәтеннән котыла. Кан койгыч сугыштан исән кайткан ветераннарныӊ да бүген исәне берәү генә - ул Чепья авылында гомер итүче, сугышчан орден һәм медальләр иясе, республикага, Россиягә данлыклы «Халыклар дуслыгы» музееныӊ алыштыргысыз җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мәктәпләренеӊ атказанган укытучысы, мәдәният өлкәсендә күп тапкыр зур мактауларга ия булган шәхес - Гарифҗан Гали улы Галиев.
Сугыш әфәтен үз башыннан үткәргән ветеран күп еллар буе үз туган авылында, яшь буын өчен хатирә булырлык, сугышчан дусларына истәлек - һәйкәл салдыру уе белән йөри. Ниһаять, аныӊ хыялы тормышка ашты. Солдатныӊ үз хәләл акчасына салынган һәйкәл авыл уртасында урын алды.
Һәйкәлне ачарга килгән Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова Республика җитәкчелеге исеменнән ветеранга соклануын белдерде һәм Татарстан Президенты Рөстәм Минихановныӊ Рәхмәт хатын тапшырды.
Тантанада чыгыш ясаган Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин ветеранныӊ бу адымыныӊ яшь буынны патриотик тәрбияләүдә искиткеч зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады, аӊа районныӊ иӊ олы бүләген - Мактау таныклыгын тапшырды.
Ватан сугышыныӊ 70 еллык юбилее алдыннан һәйкәл салдыруын Гарифҗан ага сугышта һәм аныӊ ачы тән һәм җан яраларыннан вафат булган авылдашлары алдында күпмедер бурычын үтәү билгесе дип билгеләп үтте.
Ветеран, бүгенге тыныч тормышныӊ кадерен белергә, хәтерне сакларга, кара афәт илебезнеӊ күген чорнап алмасын өчен бердәм булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250